tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучылар фикер алышты
Язучылар фикер алышты

Язучылар фикер алышты

«Шушы яктан, шушы туфрактан без» дигән әдәби-музыкаль кичә алдыннан Татарстан кунаклары һәм “Яңарыш” газетасында каләм тибрәтүчеләр катнашлыгында түгәрәк өстәл узды.

“Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова газетаның һәм Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең телне саклау, яшь буынны милли рухта тәрбияләү юнәлешендә башкарган эшләре белән кыскача таныштырып үткәннән соң, сүз Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Данил Салиховка күчте.

Ул үз чыгышында бүгенге әдәби тормышка күзәтү ясады, китап чыгару, Язучылар берлегенә кабул итү тәртипләре турында сөйләде. Бүгенге көндә акчасы булган һәркемнең китап чыгаруын билгеләп үтте, ә аларны укырга омтылучы яшьләр булмавына ишарә ясады.

“Халык Интернетка табынып яши. Социаль челтәр битләрен ачып-ябып, гомерен сата. Әмма мин ышанам, ул кайчандыр басма әдәбиятка кайтыр. Игътибар итегез: башта без башларыбызны горур тотып югарыга карап йөрибез. Аннары яши-яши җиргә иеләбез. Туфракка тартыла башлыйбыз. Бакчада казынып, шунда нәрсә дә булса үстереп, үзебезгә яшәү мәгънәсе табабыз. Бу – туфракның тарту көче. Иманым камил, вакыт үтәр, шулай ук, без, виртуаль дөньядан аерылып, басма әсәрләргә, китапка әйләнеп кайтырбыз. Китап безгә Коръән буларак Аллаһ тарафыннан иңдерелгән”, — диде ул.

Вахит Имамов:

“Татарстанда 2 млн татар яши диләр, аларның 500 меңе генә саф татарча яза укый белә. Аларның да күпчелеге өлкән яшьтәгеләр. Мин үземнең кызыма, улыма үзем язган әсәрләрне, үзем чыгарган китапны укыта алмыйм. Кирәкми ул аларга. Яшьләргә социаль челтәр булсын, Интернет, телевидение. Шуның белән яшиләр алар. Чөнки татар рухын вакытында бирә алмаганбыз. Хәзер инде шушы үкенечтән оныкларга ябыштык. Аларны татар теленә өйрәтергә кирәк дип тырышкан булабыз. Ләкин алай итеп кенә татар телен саклап булмый. Моның өчен мәктәпләр кирәк. Саф татар мәктәпләре. Рус һәм татар балаларын кушып укыту нәтиҗә бирми. Вакытында Яр Чаллыдагы 51нче һәм 52нче мәктәпләрне сугыша, талаша рус һәм татарга бүлдек һәм бу бик дөрес адым булган. Казанда, Чувашиядә, Ижауда һәм башка татарлар яшәгән регионнарда шулай аерым татар мәктәпләре эшләгәндә генә нинди дә булса нәтиҗәләргә ирешеп була. Милләтне саклыйм дисәң, бүтән юл юк. Татар милләтенә һөҗүм бара. Без бу һөҗүмгә каршы тора алабызмы, юкмы? Әгәр аны туктатмасак, киләчәктә татар теле булмаска да мөмкин”, — диде.

Факил Сафин әлеге фикерне хуплап, сүзне дәвам итте.

“Рух үзгәрде. Элек татарны үстерү турында уйлап, түгәрәк өстәлләр, фәнни конференцияләр уздырсак, хәзер исә ничек саклап калырга дип баш ватабыз. Мин — Татарстан Республикасындагы бердәнбер татар балалар газетасының мөхәррире. Элек без балалардан килгән хатларны кая куярга белми идек. Хәзер язмалар саннан-санга гына килә. Хатлар 100 тапкырга кимеде. Чөнки татар милләтенә каршы астыртын һөҗүм бара. Бу инде 20 ел элек башланды. Ә 2002 елда мәгариф турындагы яңа закон кабул ителгәч, хәл тагын да кискенләште. Мәктәпләрдән милли рухны кысып чыгаруның бөтен ысуллары бар анда. Иң элек милли республикаларның милли мәктәпләрендә төбәк компоненты юкка чыгарылды. Ул — төбәкнең географиясенә, тарихына, теленә, әдәбиятына кагылышлы үзенчәлекләр. Аңа каршы бер генә дә җавап булмады. Мин бу темага газеталарда да язып чыктым, Милли мәгариф министрлыгына да мөрәҗәгать иттем, чыгышлар да ясаганым булды. Мондый мәсьәлә туган очракта каршы җавап бирүче көч юк.

Элек мәктәпләрдә әдәбият түгәрәкләре эшли иде. Хәзер балалар өчен дә, яшьләр өчен дә андый иҗат түгәрәкләре эшләми. Энтузиазм белдерүче укытучылар бу юнәлештә бераз эшләп карыйлар, әлбәттә, әмма бу озакка бармый. Чөнки бу түгәрәкләрне алып барган өчен аларга түләнми.

Соңгы вакытларда балаларның иҗатын үстерү өстендә эшләүче матбугат белән мәктәпләр арасында да бәйләнеш бетеп бара. Укытучылар балаларның иҗаты белән кызыксынмыйлар. Иҗатка тарту — яшь буынны туган телдә фикерләргә, язарга этәрүче бердәнбер юл”, — диде ул. Шуны онытмыйча, аңлап эш итәргә өндәде балалар газетасы мөхәррире.

Фидаил Мәҗитов үз чыгышын Яр Чаллыда дөнья күрүче “Мәйдан” журналының тоткан юнәлеше белән таныштырудан башлады. Журнал нәшер ителә башлаган беренче көннәреннән үк төрле төбәкләрдә гомер итеп иҗат итүче татар язучылары, аларның әсәрләре белән таныштыра, үзенә күрә алар арасында хәбәрдарлык, дуслык күперен салып тора. ”Мәйдан” журналында Удмуртия язучыларының иҗатына зур әһәмият бирелә. Узган елның бер саны Чыңгыз Мусинның иҗатына багышланган иде. Соңгы саннарда Ижаудан Ринат Батталов, Ибраһим Биектаулы әсәрләре урын алды. Журналның сайты эшли. Анда да керергә, яңалыклар белән танышырга онытмагыз.

Әле күптән түгел генә “Кара тарих” дигән китап басылып чыкты. Бу Казан ханлыгының тарихы. Аны Риза Фәхретдин туплаган булган. Шушы китапны Зәки Вәлиди ниндидер юллар аша Төркиягә алып киткән. Аны Төркиядән табып алып, Тарих институты нәшер итеп чыгарды. Димәк, безнең язган әйберләребез тарихта саклана, буыннарга барып ирешә. Күтәренке рухта булыйк. Үзебезнең кулдан килгәннең барсын да эшлик, балаларга татар телен өйрәтергә тырышыйк”, — дип, төшенкелеккә бирелмичә, алга карап иҗат итәргә өндәде.

Удмуртиянең халык язучысы Вячеслав Ар-Серги тарафыннан әйтелгән сүзләр дә бик әһәмиятле иде. Телне саклап калуда, кешене милли рухта тәрбияләүдә әдәби әсәрләрнең, язучыларның роле бик зур булса да, аңа тиешле игътибар да, ихтирам да юк, дип борчыла шагыйрь.

“Безнең Россиядә язучы дигән һөнәр, гомумән, юк, мармелад тезүче дигән һөнәр бар, ә язучы дигән һөнәр юк. Мин инде 86нчы елдан бирле бертуктаусыз язучылык эшендә, минем башка һөнәрем юк. Язудан туктап торганым юк”, — ди.

Аның күп телләр белүе, шул исәптән татар телендә дә аралаша алуы игътибарга лаек булса, удмурт әдәбиятына керткән өлеше әйтеп бетергесез зур.

“Без рус мохитендә яшәүче аз санлы милләтләр, үз-үзебезне саклап калу өчен берләшеп, үзара хезмәттәшлек итеп яшәргә тиеш. Шул вакытта гына көчебез артыр. Телләр һәр милләткә Ходай тарафыннан бирелгән. Телләргә, милләтләргә каршы бару, ул Ходайга каршы килү”, — диде.

“Риза Шәфи тел сагында торучы шәхесләрнең берсе иде. Татарстан Язучылары берлеге премияләреннән безнең Удмуртия язучылары читтә кала. Шуңа да Риза Шәфи исемендәге үз премиябезне булдырдык. Берничә ел рәттән ул премия иҗаты, хезмәте белән телебезне саклауга зур өлеш кертүче язучылар, журналистларга бирелде. Соңгы елларда премия акчалата бүләксез генә тапшырылды. Бәлки Татарстан Язучылар берлеге безгә бу эштә ярдәмгә килә алыр? Шулай ук Риза Шәфинең үзе исән чакта каләмдәше Гөлфия Исхаковага мирас итеп калдырган әсәрләре бар, аларны Казан­да китап итеп чыгару мөмкинлеге булмас микән?” — дигән үтенеч белән чыкты Рәмзия Габбасова.

“Әлегә бу сораулар ачык калды. Киләчәктә Язучылар берлеге белән элемтәгә кереп, әлеге сорауларны хәл итүдә таяныч табарбыз дип ышанабыз. Данил Салиховның Удмуртиядә яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең шигырьләр җыентыгын чыгарырга вәгъдә итүе безне шатландырды. Димәк, бу очрашу эзсез калмаячак”, — ди ул.

Элмира Нигъмәтҗан, Иажау, “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*