tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ычкындырмыйк кияүне» — “Нур” премьерасы
«Ычкындырмыйк кияүне» — “Нур” премьерасы

«Ычкындырмыйк кияүне» — “Нур” премьерасы

24 октябрьдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Георгий Хугаев пьесасы буенча куелган «Ычкындырмыйк кияүне» спектакле күрсәтелде.

Музыкаль комедияне сәхнәгә Минзәлә театры режиссеры Дамир Самерханов куйган, рәссамы – Ленар Гыйльметдинов, композиторы – Юрий Чаплин, хореографы — Башкортстанның атказанган артисткасы Рәмизә Мөхәммәтшина.

Спектакльдә Башкортстанның халык артисткасы Рәсимә Гайфуллина, Башкортстанның атказанган артисткасы Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина, Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов, Руслан Хисаметдинов, Гөлназ Кашапова, Чулпан Раянова, Айнур Баянов һәм Марат Хәсәнов катнаша.«Ычкындырмыйк кияүне» спектакленең премьерасын 26, 27 октябрьдә (шулай ук 1, 4 һәм 24 ноябрьдә) “Нур” театрының кече сәхнәсендә карый аласыз.

Фото: “Нур” театры сайтыннан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*