tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ык буе авыллары Сабан туеның ат чабышында йөздән артык ат катнашты
Ык буе авыллары Сабан туеның ат чабышында йөздән артык ат катнашты

Ык буе авыллары Сабан туеның ат чабышында йөздән артык ат катнашты

Ык буе авыллары Сабан туенда ат чабышы җиңүчеләре билгеле булды. Быел чабышта йөздән артык ат катнашкан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә чабыш барышына аңлатма биреп торучы, Кәкре Елга авыл җирлеге башлыгы Рамил Зарипов хәбәр итте. Бүген Азнакай районында II Бөтенроссия “Ык буе авыллары Сабан туе” үтте.

“Ат чабышлары һәм көрәш – Сабан туйның бизәге. Быелгы бәйгене бик күп халык карады. Чабышкы атлар да күп иде, араларында бик көчлеләре дә шактый. Ярыш матур, бик кызыклы барды. Атларның тизлеген, әзерлеген, көчен, шулай ук җайдакларның бар күңелләрен биреп катнашуларын сокланып карап утырдым. Болай булгач татар халкының атка булган мәхәббәте әле озак еллар яшәячәк”, – диде ул.

Азнакайда Сабан туе бүләгенә ат чабышларында приз фонды 300 мең сумны тәшкил итте. Чабыш нәтиҗәләре буенча җайдакларның барысына да истәлекле һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

“Бүләге мөһим түгел, катнашуы күңелле бит. Атта чабу рәхәтлек бирә. Сабан туй ярышларында еш катнашам, алдынгы урыннар алган бар. Бүген азрак әзерлек җитеп бетмәде, ат көйсезләнде. Аннан соң көчле атлар бик күп иде”, – дип уртаклашты ат чабышыннан алган тәэсирләре белән Рөстәм Сәетгәрәев.

Ярымтокымлы айгыр атлар арасында беренче булып Азнакайдан “Трон” кушаматлы ат килде. Җайдагы Руслан Шириязданов. Чиста токымлы атлар арасында җиңүне Туймазыдан “Амалия” кушаматлы аты белән Илдар Фазлыйәхмәтов яулады. Рысаклар арасындагы чабышта Баулыдан килгән Хәлил Латыйповның “Дисперадо” атына тиңнәр булмады.

Ләйлә Хәкимова
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*