tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ык елгасы буена урнашкан районнар солых төзеде
Ык елгасы буена урнашкан районнар солых төзеде

Ык елгасы буена урнашкан районнар солых төзеде

Бүген Актаныш җирендә Ык буе авыллары Сабан туе гөрли. Өченче тапкыр узучы милли бәйрәмебез Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы һәм Актаныш муниципаль районы, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы ярдәмендә уздырыла.

Ык елгасы буена Татарстан, Башкортстан Республикалары, Оренбург өлкәсенең 14 районы урнашкан. Сабантуйның рәсми ачылышына кадәр җыелган кунакларга халкыбыз тарихын гәүдәләндергән мәдәни-театраль тамаша тәкъдим иттеләр. Тамашаның ахырында Ык елгасы районнары делегацияләренә оештыручылар тарафыннан ак түбәтәйләр биреп солых төзелде. Әлеге солых “Ырудаш туганлыкны саклап дус яшик” дип игълан ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*