tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үлемсез Әлмәндәр
Үлемсез Әлмәндәр

Үлемсез Әлмәндәр

Әгәр исән булса,  бу көннәрдә күренекле якташыбыз, РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Шәүкәт Хәсән улы Биктимеровның 90 яше билгеләп үтелер иде. Әлеге олуг дата уңаеннан 29 октябрь  мәшһүр якташыбызның   рухын яңарту,  искә алу, бөеклегенә дан җырлау  көне буларак узды.

Гомеренең   63 елын Г. Камал исемендәге  татар дәүләт академия театрында хезмәт итеп, халкыбызның мәхәббәтен казанган, үлемсез образлары аша татар дөньясында зур эз калдырган талантлы шәхеснең якты истәлегенә багышланган чаралар иртәдән   Казан шәһәренең ул яшәгән Татарстан урамы, 7 йортта  Истәлек тактасы кую тантанасы белән башланды.

Талантлар халык хәтереннән  җуелмаска тиеш. . Шуңа да күренекле якташыбыз рухын яңарту, исемен мәңгеләштерү, киләчәк буыннарга җиткерү – райондашларыбызның олы бурычы.  Әлеге юнәлештә  районыбызда зур эшләр башкарыла. Район мәдәният бүлеге тарафыннан үткәрелгән   искә алу кичәсе дә Шәүкәт Биктимеровның исеме халык хәтерендә озак яшәячәгенә олы дәлил иде. Бу көнне үзе хезмәт куйган  Г. Камал исемендәге  татар дәүләт академия театры делегациясе районыбызга чакырылып, искә алу чарасы иң элек туган авылы Миңгәрдә башланды. Күренекле артистларыбыз, талантлы якташыбызның кызы, улы, оныклары, якыннары 2014 елдан   Миңгәр  авылы китапханәсе каршында эшләп килүче  Шәүкәт Биктимеров музее белән таныштылар. Талантлы  якташыбыз  белән бәйле   экспонатлар, фотоархивлар һәркем күңелендә истәлекләрне яңартты.  Шәүкәт Биктимеровның төп нигезендә  булып, аның рухына дога кылынды. Миңгәр авыл мәдәният йортында дәвам иткән чарага да мәшһүр артистның   авылдашлары күпләп җыйналып, Шәүкәт аганың улы Искәндәр, кызы Гүзәл әтиләре  рухын яңартканнары, онытмаулары  өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

«Әтиебезне зурлавыгыз, исемен мәңгеләштерүдә куйган  хезмәтләрегез өчен барыгызга да бик зур рәхмәт. Сез булганда безнең әтиебезнең исеме дә яшәячәк. Әтиебез төп нигезне югалтмавыбызны, саклавыбызны безгә әманәт  итеп калдырды. Безнең киләчәктә бирегә яшәргә килергә ниятебез бар. Әле алда да күрешүләр насыйп булыр», – дип мөрәҗәгать итте кызы Гүзәл ханым.

Шәүкәт Биктимеровның бертуган  энесе Җәүдәт аганың  да абыйсы хакында  ядкарьләре күп иде. «Укып бетергәч, мин дә абыйга артист булу теләгемне әйттем, абый шунда ук: «Бер өйдән ике артист булмый», – дип нокта куйды. Мин төзелеш буенча китеп, «Атказанган төзүче» исеменә лаек булдым», – дип хатирәләре бүлеште  Җәүдәт абый.  Театрның күренекле артистлары –  Равил  Шәрәфиев, Ринат  Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Наил Дунаев,  Наилә Гәрәева, Фуат Әбүбәкеров, Фәнис Җиһаншин олы ихтирамга ия булган сәхнәдәшләре хакында истәлекләре белән уртаклаштылар.  Барысы да аның белән сәхнәдә уйнауның олы бәхет булуын, ул үзе өчен генә түгел, сәхнә образларының барысына да зур җаваплылык белән каравын искә алдылар. Тискәре рольне уйнаганда да аның күңелендәге җылылык сирпелеп торуын, үзе уйнаган һәрбер  рольне дә  зур сәнгати югарылыкка күтәрүен билгеләп үттеләр.

Тимершык авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре сәхнәләштергән  Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектакленнән  өзек  камаллылар күңеленә хуш килде.

Кич белән күренекле якташыбызны искә алу кичәсе район мәдәният йортында дәвам итте. Тамашачылар иң  элек  мәдәният йорты фойесында Ш.Биктимеровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган күргәзмәләр, ул уйнаган рольләрдән персонажлар белән танышты.  Тантананы муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов ачып, бүгенге датаның бик истәлекле булуын билгеләп үтте. “Шәүкәт абый һаман  безнең арада яши кебек.  Үзенең үлемсез әсәрләре белән татар театрының дәрәҗәсен күтәргән бөек артистның безнең якташыбыз булуы олы дәрәҗә,  зур горурлык. Район мәдәният йортыбыз аның исемен йөртә. Бу исемне лаеклы аклар өчен аның үрнәгендә  зур  тырышлык куярга кирәклеген һәркем белә. Мондый бөек кешеләр татар халкының йөзен билгелиләр, дәрәҗәсен күтәрәләр.Шәүкәт абый бар яклап яхшы кеше иде. Ул мәңге безнең күңелдә яшәр», -диде Рәис Миңнеханов.

Экранда  зәңгәр күзләре балкып, ихлас   елмаеп торган Шәүкәт абый гүя үзен шулай зурлауларына, үлемсезлегенә шат иде кебек. Үзенең визит карточкасына әверелгән «Ала карга» җырын «Саба егетләре» триосы башкарганда, үзе дә менә-менә килеп чыгар да  кушылып китәр төсле иде.  Г. Камал  исемендәге татар дәүләт академия  театрының баш режиссеры  Фәрид Бикчәнтәев Шәүкәт Биктимеровның исемен мәңгеләштерүдә куйган хезмәтләре өчен  район җитәкчелегенә бөтен татар театрлары исеменнән олы рәхмәтен җиткерде.  Шәүкәт Биктимеров  Әлмәндәр ролен 33 ел башкаруын,  сәхнәдә ул уйнамыйча уйный торган актер булуын, якты күңелле, ихласлылыгын  билгеләп үтте. Бигәнәй мәдәният йортында эшләп килүче «Мизгел» халык театры үзешчәннәре «Зәңгәр шәл»  спектакленнән өзек күрсәтеп, якташыбызның  Ишан образын    янәдән гәүдәләндерделәр.  Соңыннан камаллылар  Илгиз Зәйниевның «Бабайлар чуагы» спектаклен тәкъдим иттеләр. «Бу спектакльне караган саен карыйсы килә. Зур тәрбияви көчкә ия,  без бүген рухи яктан тагын да баедык. Шулай  коллективта Саба кызы Гүзәл Гюльвердиева булуы да бик куанычлы»,- дип бәяләде Рәис Миңнеханов.

«Россия күләмендә зур шөһрәт казанган Шәүкәт Биктимеровның исемен киләчәк буыннарга тапшыру – һәммәбезнең изге бурычы.  Шәүкәт Биктимеров кебек талант биргәне өчен, шул талантка бәя бирә белгәне өчен  Саба районына зур рәхмәт», –  диде камаллылар кичә ахырында.

Фәридә Вилданова.
Автор фотосы
saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*