enrutat
Баш бит / Үлми торырга кирәк
Үлми торырга кирәк

Үлми торырга кирәк

“Атаклы шәхесләребез Туфан Миңнуллин һәм Шәүкәт Биктимеровны җирләргә урын таба алмыйча, көннәр буе зиратның бер башыннан икенче башына каңгырап йөрдек. Болай булырга тиеш түгел”.

Бу фикерне Татарстан Дәүләт Советы фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетының чираттагы утырышында Разил Вәлиев күтәреп чыкты. Әлеге мәсьәлә Казанның Яңа татар бистәсенә генә түгел, авыл зиратларына да кагыла. Шул ук вакытта халыкның каберлекләргә карата битарафлыгын, “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дигән гыйбарәне оныта төшүләрен дә танырга кирәктер. Моның сәбәбен күпләр акчага да бәйләргә тырыша. Чөнки шәһәр, республика бюджетында каберлекләрне тәртиптә тоту өчен бер тиен дә акча каралмаган.

Сүзебезне Казаннан башлыйк. Чөнки шәһәр зиратларындагы тәртипсезлеккә, башбаштаклыкка чәчләрең үрә торырлык. Бу бигрәк тә Яңа татар бистәсенә карый. Барлык күренекле, талантлы шәхесләрнең бөек Тукай янәшәсендә күмеләсе килә. Ә аның янында күптән инде урын юк. Гомумән, Яңа татар бистәсендә кыл сыярлык та урын юк дип сөйләгәннәренә дистә еллар узып киткәндер, мөгаен. Ә анда әле һаман җирлиләр.

– Бу – безне көн дә борчый торган тема. Татарның бөек ул-кызларын күмәргә башка урын табарга кирәк, – дип чәчрәп чыкты “Яңа гасыр” телевидениесе генераль директоры Илшат Әминов. – Самосыр янында мөселман зираты ачтылар. Әле һаман да судлашудан башлары чыкканы юк. Шәригать кануннары буенча бирегә рәсемнәр куярга рөхсәт ителми, диләр. Бәлки, мөселман зираты аерым, татарныкы аерым булырга тиештер.

Әлбәттә, бу бик тә четерекле мәсьәлә. Билгеле, шәхесләрне җирләгәндә туганнарының да, дусларының да аның фотосурәтен беркетеп, зур ташлар куясы килә. Әмма татар яки мөселман зираты дип аерып кую дөрес булырмы икән?!

“Безгә зират булачакмы?” – дигән сорауга Казан шәһәре башкарма комитетының ритуаль хезмәтләр буенча бүлек мөдире Ренат Шөгаепов өздереп кенә әйтмәде. “Православие динендәгеләр өчен зиратлар тизрәк тула, ә татарлар мәрхүмнәрен күбрәк авылларга кайтара”, – диде ул.

Кызык икән, урын булмагач, кайда җирләргә соң? Кайберәүләр чарасызлыктан туган авылларына кайтара торганнардыр. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин шәхесләребез күмелгән кабер­лекләрне гади генә зират түгел, ә мәдәни ядкарьләр урыны дип бәяләде. Әлбәттә, биредә ташлардагы гарәп язулары – гасырларны үз эченә алган чал тарих үзе. Аларны саклау, кадерләп тоту өчен, һичшиксез, дәүләт ярдәме кирәк. Югыйсә, боларның барысын да югалтырга мөмкинбез.

Архангельск, Арча зиратлары да мәдәни ядкарьләр урыны санала. Бүген аларның биләмәләре дә шыплап тулган. Ә җирләү эшләре һаман бара. Бервакыт каберлекләр хакында язарга уйлагач, Казандагы зиратларны урап чыгарга туры килгән иде. Шулай кызыксынып йөргәндә, зиратта эшләүче берәү миңа кырыс кына: “Монда ятасың килмәсә, эч пошырып йөрмә”, – диде.

Үз күзләрең белән күрсәң, биредәге вәзгыятьнең эт – баш, сыер – аяк икәненә исең-акылың китәрлек. Әйтик, без мәрхүмне күмгәннән соң кырык ел үткәч кенә аның урынына башка җәсәдне күмәргә ярый дип белсәк, Ренат әфәнде, унбиш ел булырга мөмкин дигән фикерен җиткерде. Әгәр инде вафат булучының туган-тумачасы табылмаса, аның каберенә бер елдан соң да җирләргә була икән. Нишләтәсең, ритуаль хезмәтләрнең әнә шундый без белмәгән кануннары бар.

Казанда каберлекләр 28 җир участогында урнашкан. Әлеге территория 44 гектар тәшкил итә. Шактый зур биләмә күренсә дә, барыбер урын җитми. “Шуңа күрә үлми торырга кирәк”, – дип шаярган булды депутатлар. Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева Биектау һәм Лаеш якларында яңа зиратлар ачылачагын әйтте. Әмма аларның биләмәләре дә әллә ни зур түгел.

Каберлекләр турында сөйләшә башлагач, күпләрне авылдагы зиратларның бүгенге халәте дә борчый. Чөнки агач-куаклар, чүп үләннәре баскан чытырманлыклардан каберләрне табу мөмкин түгел. Күптән түгел Чистай районы Яуширмә авылындагы зиратны күреп шаккаткан идем. Шәһәрдән кайткан берәү үз туганна­рының каберен таба алмый интегеп йөргән. Хәер, бу Яуширмәгә генә хас күренеш түгел, күп кенә авылларда шундый ук хәл күзәтелә. Разил Вәлиев әйтмешли, яшьләрнең күңеле башкада, ә район җитәкчелегенең ка­берлекләрне тәртиптә тотарга акчасы юк.

Шушы көннәрдә танылган шәхесләребез Һади Такташ һәм Галиәсгар Камал каберләрен карап кайттым. Горький паркының чокыр кырыенда урнашкан бу каберләрнең язмышлары ничек булып бетәр? Инде исеме генә калган бу ял итү паркындагы каберлекләрнең ташландык хәлдә ятуына кем җаваплы? Монысы – билгесез. Бәлки Язучылар берлегедер, йә булмаса, Диния нәзарәтедер, әллә Казан шәһәреме? Лаештан да, Биектаудан да урын табарбыз анысы, гектарларга сузылган зиратлар да булдырырбыз. Әмма дистә еллар күп шәхесләребезнең каберләрен таба алмый интегәбез ләбаса. Кайберләре эзсез югалды. Инде Такташ, Камалларыбызны да җуймасак иде.

Автор: Алсу Хәсәнова
Чыганак: «Ватаным Татарстан»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*