tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Йолдыз Плюс” проекты
“Йолдыз Плюс” проекты

“Йолдыз Плюс” проекты

Ульяновскиның татар мәдәният үзәгендә  быел иске яңа ел бәйрәмен яңача каршы алганнар. Җирле сәхнә йолдызлары шәһәрнең төрле предприятие, мәктәп, техникум җитәкчеләре, укытучылар һәм эшмәкәрләр белән дуэт булып чыгыш ясаганнар. Ә бу чараны үзәк хезмәткәрләре берничә ай дәвамында әзерләделәр. Ульяновск татар мәдәният Үзәге директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Сафина белдергәнчә, әлеге  “Йолдыз Плюс” проекты турында җирле газетада игълан биргәннән соң, катнашырга теләүчеләрнең саны берничә дистәгә җитә. Барлык теләүчеләрне дә бер көнне сәхнәгә чыгарып булмаганлыктан, байтагын февраль аенда булачак “Гашыйклар көне”нә калдырганнар.  Ирле-хатынлы Ләйлә һәм Инфат Хуҗиевлар сәхнәдә беренче тапкыр гына түгел. Инфат моннан  берничә ел элек үзенең шәхси преприятиесен оештырып  чит ил автомобильләрен ремонтлау белән шөгылләнә. Ә Ләйлә хәләл ризыклар әзерләү белән кәсеп итә. “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы  белән берлектә ул татар халык ризыкларын  пешерү буенча остаханәләр оештыра, тәмле азык әзерләү серләре белән уртаклаша. Ә бүген  инде алар парлап сәхнәдә.  Чынлы районы Зур Нагаткино бистәсендә гомер итүче стоматолог Тәлгать Идиятуллов  үзенең шәхси дәвалану клиникасын ачып җибәргән булдыклы егетләрнең берсе. Аның карамагында 20 гә якын кеше эшли. Ул гармунда биш яшеннән бирле уйный. Проектта катнашырга чакыргач,берсүзсез ризалаштым, ди.

Тәлгать белән парлап җырлаган Кәримә Алиуллина һөнәре буенча укытучы. Өлкәдә зур иҗтимагый эш алып бара. Кәримә ханым Новоульяновск шәһәрендә татар автономиясен җитәкли, ә күптән түгел генә өлкә хатын-кызлары аны “Ак калфак” ошмасына рәис итеп сайладылар. Зур сәхнәдә беренче кат чыгыш ясавы икән.

Димитровград шәһәрендә Г.Тукай исемендәге татар мәктәбенең даны өлкәдә генә түгел, илебезнең байтак төбәкләрендә билгеле. Аның белән Татарстанның һәм Ульяновск өлкәсенең атказанган укытучысы Мөнирә Джумаева җитәкчелек итә. Соңгы айларда Мөнирә ханым көндезен балалар укытса, кичләрен мәктәпнең җыр укытучысы Фәния Хәлиуллова белән сәхнәдә чыгыш ясарга әзерләнде.

Татарстанның Буа районында туып-үскән Әскать Рәхимов исеме дә семберлеләргә яхшы таныш. Ул озак еллардан бирле Ульяновск  һөнәри-педагогик  көллият директоры булып эшли, районда зур иҗимагый эш алып бара.”Мәҗлесләрдә җырласам да, күп санлы тамашачылар алдына тәүге кат чыгуым гына”- ди көллият директоры.

“Йолдыз плюс” дип аталган яңа проектта катнашкан һәр парны да тамашачы алкышлап каршы алды, кыш уртасы булса да, чәчәкләрне дә кызганмадылар. Ә Кыш бабай исә яңа ел символы булган әтәч белән иске яңа ел кичендә барлык катнашучыларга да үз бүләкләрен таратты.

 

Рамис Сафин, Ульяновск

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*