tatruen
Баш бит / Яңалыклар /  «Йолдызлык»- «Созвездие»  фестивале
 «Йолдызлык»- «Созвездие»  фестивале

 «Йолдызлык»- «Созвездие»  фестивале

           Бу көннәрдә эстрада сәнгатенең «Йолдызлык» республика телевизион фестивалененең сайлап алу турлары Татарстан районнарында бара. Башка еллардан аермалы буларак, быел 18 нче тапкыр узучы әлеге иҗади ярышта  Россия төбәкләрендә эшләүче балалар  да катнаша.  Шунысы игътибарга лаек, бүген халык арасында зур популярлык казанган әлеге мәртәбәле бәйгедә шәһәрләрдәге сәнгать мәктәпләрендә шөгылләнүче балалар белән бергә бик күп авыл укучылары да чыгыш ясый. Ике көн дәвамында Чүпрәле районы мәдәният йорты  сәхнәсендә  алты йөздән артык яшь үзешчән сәнгать остасы чыгыш ясады.

     Апас районынан килгән Алсу Нуруллина һөнәре буенча укытучы булса да, ул гомер буе сәхнәдә, районның танылган үзешчән сәнгать остасы, байтак конкурслар лауреаты. Дистә еллар дәвамында авылда узган бер генә мәдәни чара да, куелган спектакль дә аның катнашыннан башка узмый. Шуңа күрә дә бүгенге бәйгедә  сәнгатьле уку, сәхнә теле буенча аерым бер номинация кертелүенә сөенеп туя алмый.

Алсу ханым бүгенге бәйгегә үз укучысын, нәфис сүз остасы Адиләне алып килгән. Шуны да әйтергә кирәк, бу Адиләнең беренче тапкыр гына катнашуы түгел.

     Республиканың 18 нче тапкыр узучы мәртәбәле бәйгесенә Кайбыч районыннан да берничә коллектив килгән.

    Быелгы “Йолдызлык” фестиваленең сайлап алу турлары Татарстанның ун зонасында  узды. Анда барлык авыл районнарыннан   һәм шәһәрләрдән бер миллион  яшь үзешчән сәнгать остасы үз сәләтен күрсәтә алды.   

Килешегез, менә бу чыгышларны караганда бик күпләр әлеге биюне гади бер авылның гади бер укытучысы куйган дип уйлап та карамыйдыр. Ә аны сәхнәгә   Апас районының Каратун авылы мәктәбе  башлангыч сыйныфлар укытучысы Раилә Шәвәлиева куйган. Күренеп тора-һәр хәрәкәткә нинди дә булса мәгънә салынган, балаларның сәхнәдә  атлап йөреше дә бик күпләргә үрнәк. Алга китеп булса да әйтик, әлеге коллектив республика бәйгесенә дә узды.

     Фестивальнең  нигезләмәсе  буенча анда катнашучыларның барысына да бер үк таләпләр һәм максатлар  куела. Ул авылданмы, шәһәрдәнме, сәнгать мәктәбеннәнме, яисә  клубы да, алай гына да түгел гармунчысы да булмаган кечкенә генә бер авылданмы…телисең икән, эзлән, тап һәм чыгыш яса. Бәлки бу дөрестер дә, чөнки һәр иҗат кешесе дә  омтылырга тиеш. Һәр хәлдә зур көндәшлек булганда гына үсешкә ирешеп була бит.

     Узган елны конкурсны ябу тантанасында чыгыш ясап, Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов “Йолдызлык”ны Халыкара дәрәҗәгә чыгарырга кирәклеге хакында әйткән иде. Әлеге гаҗәеп тә матур һәм югары дәрәҗәдә оештырылган бу тамашаны күргәч, бу моңа инде бүген үк лаек дип әйтәсе килә.

Быелгы бәйгедә республикадан читтә яшәүчеләрнең дә катнашуы аны инде Бөтенроссия күләменә чыгара да. Ульяновск шәһәреннән килгән Рафаэль Алтынбаев беренче карлыгач.

Чүпрәледә көн дәвам иткән “Йолдызлык” фестивале быел да республиканың көньяк көнбатышындагы җиде районыннан килгән дистәләгән яңа исемнәрне, яңа йолдызларны ачты. Ә фестивальнең гала концерты апрель азагында “Пирамида” күңел ачу үзәгендә узачак.

Рамис Сафин, Татарстанның Чүпрәле районыннан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*