tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йошкар-Олада милли аш-су фестивале узачак
Йошкар-Олада милли аш-су фестивале узачак

Йошкар-Олада милли аш-су фестивале узачак

15 марттан башлап Марий-Эл башкаласы Йошкар-Олада “Этнокухня-2018” милли ашлары фестивале узачак. Анда азербайҗан, әрмән, рус-белорус, грузин, яһүд, татар, украин, дагыстан, осетин, удмурт, чуваш һәм мари – барлыгы 11- милли оешма катнашыр дип көтелә . Алар теге яки бу милли ризыкларын әзерләү серләре турында сөйләп үтәчәк һәм милли киемнәрен дә күрсәтәчәк.

Фестивальне ике ай дәвамында үткәрү ниятләнә. Милли ашлар көне теге яки бу халыкның нинди дә булса вакыйгасына бәйләп үткәреләчәк.

Фестивальне азербайҗан ашларын тәкъдим итү белән ачып җибәрәчәкләр, 26 апрельдә аны мари аш-сулары белән сыйлап йомгаклаячаклар.

http://www.marpravda.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*