tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йошкар-Олада “Шома бас” төбәкара татар биюе фестиваль-конкурсы үтте
Йошкар-Олада “Шома бас” төбәкара татар биюе фестиваль-конкурсы үтте

Йошкар-Олада “Шома бас” төбәкара татар биюе фестиваль-конкурсы үтте

11 ноябрьдә Марий Эл Республикасы башкаласы Йошкар Ола шәһәрендә “Шома бас” төбәкара татар биюе фестиваль-конкурсының йомгаклау өлеше үтте.

“Шома бас” фестивале берничә ел инде Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы грантына үткәрелеп килә.

Бәйгедә төрле милләт вәкиле булган биючеләр һәм төркемнәр катнашты. Шарт буларак, бер номер татар биюе булырга тиеш иде.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бәйгенең оештыручыларның берсе буларак бәйгенең гала-концертында бүләкләү тантанасында катнашу өчен үзенең вәкилен БТК БК рәисе урынбасары Марс Тукаевны юллады. Ул татар конгрессының махсус бүләген татар мәдәнияте үзәге каршында эшләүче “Болгар” татар бию ансамбленә тапшырды.

Марс Тукаев фоторәсемнәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*