tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Yрән авылы ветераннары
Yрән авылы ветераннары

Yрән авылы ветераннары

Ульяновск өлкәсе Чардаклы районы Yрән авылында сугышта катнашучыларны hәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр.

Шушы көннәрдә генә Чардаклы шәhәр поселениесе депутаты Луиза Хасанова, районның сугыш hәм хезмәт, Кораллы Көчләр hәм хокук саклау органнары ветераннар советы рәисе Валентина Барахтина hәм авыл хакимиятенең әйдәп баручы белгече Илфар Садыркаев Бөек Ватан сугышы ветераннарына, солдат тол хатыннарына, тыл хезмәтчәннәренә «Җиңүгә 75 ел» юбилей медален hәм Җиңү байрагының копиясен тапшырдылар.

Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә булдырылган юбилей медален алучылар арасында Бурхан Абдуллов, Зария Абейдуллова, Исхак Габидуллов, Мидихат Габитов, Гирфан Гареев, Аҗәр Зинурова, Заhирә Имамова, Мидихат Мубинов, Тәлгать Сафиуллов hәм Сания Хамидуллова бар иде. Алар сугыш елларында немец фашистларына каршы чын батырларча көрәшеп hәм тылда алны-ялны белмичә көне-төне эшләп, Бөек Җиңү сәгатен якынайтуга үзләреннән зур өлеш керткәннәр.

Район администрациясе пресс-службасы.
emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*