tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үрнəк гаилəлəрнең берсе
Үрнəк гаилəлəрнең берсе

Үрнəк гаилəлəрнең берсе

Россия президенты Владимир Путинның Указы буенча тормышка ашырылып килгəн “Демография” милли проект кысаларында Түбəн Новгород өлкəсендə “Нижегородская семья-2020” өлкə конкурсы игълан ителгəн иде. Аның Сергач шəһəренең мəдəният-ял итү үзəгендə узган зональ этабында хуҗалардан гайре Зур Болдино, Бөтерлин, Воротынец, Гагин, Кызыл Октябрь, Лыскау, Пильна, Починки, Сечен һəм Спас районнарыннан күп балалы 11 гаилə катнашты.

Конкурсның максаты – гаилə институтын ныгыту һəм үстерү, аның җəмгыятьтəге ролен арттыру, уңышлы һəм актив гаилəлəрне ачыклау.

Тантаналы өлештə өлкə социаль яклау министрлыгы, “Нижгар хатыннары советы”, “Түбəн Новгород өлкəсенең күп балалы гаилəлəр ассоциациясе”, өлкə ЗАГС вəкиллəре, Сергач муниципаль районы җитəкчелəре сəламлəп, катнашучыларга уңышлар телəделəр.

Гаилəлəр ике биремдə ярышты. Беренчесе – “Өйгə эш” биремендə алар гаилə тормышын чагылдырган, аның əгъзалары белəн таныштырган баннер һəм гаилəнең гербын, бергəлəп эшлəгəн төрле кул эшлəреннəн торган күргəзмə əзерлəргə тиеш иде. “Гаилəдə яшəү бəхете” дип аталган визит карточкасында алар инде сəхнəдə ярышты. Видеоролик белəн озатылган чыгыш вакытында катнашучылар гаилə барлыкка килү, аның традициялəре, тормышы белəн иҗади формада таныштырдылар.

Пильна районы данын Петрякстан Сөлəймановлар гаилəсе яклады һəм баннерлары, күргəзмəлəре, сəхнəдəге чыгышлары – барысы да эчтəлекле иде. Жюри да аларны югарыбəялəдеһəмСөлəймановлар өченче урынга лаек булды. “Без конкурска бик җитди əзерлəндек, əмма призлы урын алырбыз дип уйламадык, шундый дəрəҗəле конкурста катнашуы гына да мөһим дип фикер йөрттек. Өченче урынны алуыбыз безнең өчен көтелмəгəн, күңелле сюрприз булды”, – ди Хасəнə Сөлəйманова. Гаилə башлыгы Рамил газ станциясендə оператор булып эшли, ə Хасəнə җирле мəктəптə укыта. Алар дүрт бала тəрбиялəп үстерəлəр – олылары Фəридə инде Түбəн Новгород медицина училищесының 3 курсында укый, Фирүзə белəн Əмин мəктəп укучылары, ə 4 яшьлек Азиз əлегə бакчага йөри.

Сөлəймановлар Петрякста үрнəк гаилəлəрнең берсе булып тора һəм без аларны шундый абруйлы конкурста уңышлы катнашулары белəн чын күңелдəн котлыйбыз, миллəттəшлəребезнең бу уңышы барыбыз өчен дə горурлык.

Наилə ЖИҺАНШИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*