tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ырынбур өлкәсендә “Әбиемнең милли ашлары” фестивале
Ырынбур өлкәсендә “Әбиемнең милли ашлары” фестивале

Ырынбур өлкәсендә “Әбиемнең милли ашлары” фестивале

22 сентябрьдә Ырынбур өлкәсенең Каргалы авылында “Әбиемнең милли ашлары” исемле фестиваль узды. Чара борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне хөрмәтләү, милли ризыкларына кызыксыну уяту буларак оештырылган.

Фестивальгә өлкә “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары дә килде. Алар яшь буынга үзләренең аш-суга осталыкларын күрсәтте һәм файдалы киңәшләр белән уртаклашты.

Табын чәк-чәк, кош теле, гөбәдия, тәбикмәк, куллама кебек нигъмәтләр белән тулып торды, дип хәбәр итә “Ак калфак” оешмасы вәкиле.

Альбина Әбсәламова, Ырынбур

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*