tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ырынбурда күңелле бәйрәм кичәләре
Ырынбурда күңелле бәйрәм кичәләре

Ырынбурда күңелле бәйрәм кичәләре

4 мартта Ырынбурның А.С.Пушкин исемендәге китапханәдә “Бәйрәм белән сине, кыз туганым!” дип исемләнгән, хатын-кызларга багышланган кичә үткәрелде. Бу бәйрәмнең иганәчесе – “Ак калфак” оешмасы рәисе, эшкуар Аббасова Раушания Миңнулла кызы.

Бу бәйрәмгә дә шәһәребезнең төрле районнарыннан 70ләп “Ак калфак” оешмасы, “Йолдыз” клубы хатын-кызлары җыелган иде. Рәисә ханым һәм китапханәче Анжела Әхсән кызы аналар турында йөрәкләргә үтеп кергән шигырьләр укыдылар, Нәфисә Смакова үзе язган шигырьләрне татар телендә укыды.

Рәдүт авылы егете Фаяз Иманколов моңлы, назлы татар җырларын җырлап, күңелләрне шатландырды. Яшь талантлар: Идел Искужин – курайчы, Вәлиева Айгөл – “Сизәм” бию ансамбле солисткасы үз иҗатларын күрсәттеләр. Куандык шәһәреннән җырчы, Бөтенроссия конкурслары лауреаты Лена Языкбаева , татар, башкорт җырларын җырлады.

Җыр-моң астында табын шаулап торды, бик күңелле итеп чәй эчелде. Шулай ук “Идел-Урал” оешмасында күп кешеләрне изге урыннарга йөртеп, күңелле күренешләр белән сөендергән өчен, кичәдә катнашучылар Раушания ханымга рәхмәтләрен белдереп, яңа уңышлар теләделәр. “Йолдыз” клубы җитәкчесе Р. Мөхәммәтованың изге теләкләре зурдан: киләчәктә бәйрәмнәрне һәм

истәлекле даталарны берлектә уздырып, төрле түгәрәкләр ачып (бәйләү, тегү, чигү, бакча эшләрен дөрес алып бару), аралашып яшәргә.

Изге эшләрне дәвам итүчеләр һәм бу гамәлгә өлеш кертүчеләр, матди ярдәм итүчеләр дә табылыр дигән теләктә калабыз.

Китапханә мөдире Рәисә Миңвәли кызы Мөхәммәтова 2002 елда “Йолдыз” клубын оештырып, шәһәр халкы өчен төрле темаларга бәйрәмнәр үткәрә, һәрбер килүчене үз итеп, армый-талмый тәмле-татлы ризыклар әзерләп, килгән кунакларны хөрмәт итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*