tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ырынбурда Сабан туена әзерләнәләр
Ырынбурда Сабан туена әзерләнәләр

Ырынбурда Сабан туена әзерләнәләр

Ырынбур өлкә Сабан туе 9 июльдә Абдуллино шәһәренең “Заречный” ял паркында узачак.

Бәйрәмгә өлкә губернаторы Юрий Берг, аның урынбасары Вера Баширова башка рәсми затлар, өлкә депутатлары, күрше район җитәкчеләре чакырулы.  Концерт программасында Зөһрә Шәрифуллина, Мөнир Рахмаев чыгышлары көтелә. Шулай ук традицион ярышлар, ат чабышлары, көрәш булачак.

Сабан туена эшмәкәрләр дә әзерләнә. Бәйрәм мәйданчыгы тирәсендә җирле бренд саналган Ырынбур шәлләре, җирле эшмәкәрләр әзерләгән чәкчәкләр сатылачак, декоратив-гамәли сәнгать осталары һөнәрләрен күрсәтәчәкләр, мастер класслар оештырылачак.

пригласительный-2-1021x1024

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*