tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ырынбурда татар театры рәссамы күргәзмәсе ачыла
Ырынбурда татар театры рәссамы күргәзмәсе ачыла

Ырынбурда татар театры рәссамы күргәзмәсе ачыла

Ырынбурның сынлы сәнгать музеенда 20 июльдә Раиф Нуретдиновның “Реализмнан авангардизмга кадәр” дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачыла. Караучылар игътибарына биш дистәдән артык эш тәкъдим ителә.

Раиф Нуретдинов 1953 елда Кемерово өлкәсе Березовка шәһәрендә туган. Мәскәүдәге академик сәнгать училищесын тәмамлаган. Төрле оешмаларда бизәүче рәссам, Гоголь исемендәге Богырыслан театрында, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырынбур татар драма театрында рәссамы булып эшләгән. Оста төрле күргәзмәләрдә актив катнаша. 1999 елдан Россиянең иҗади рәссамнар берлеге әгъзасы булып тора.

Күргәзмә 31 июльгә кадәр эшләячәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*