enrutat
Баш бит / Ырынбурда «Туган авылым» бәйгесе
Ырынбурда «Туган авылым» бәйгесе

Ырынбурда «Туган авылым» бәйгесе

29 нчы июльдә РОО ОТНКА һәм Ырынбур өлкәсендәге «Ак калфак» оештырган татар милли гореф-гадәтләре һәм йолалар буенча » Туган авылым » исемле беренче төбәк фестиваль-конкурс гөрләп узды.

«Чын мәгьнәсендә татар милли бәйрәме булды!» — дип язалар Ырынбурдан. Бәйгедә катнашучылар «Бәхет туе», «Кичке урам уеннары», «Сырган юрган»,
«Килен сандыгы «, «Килен каршы алу», «Тан суы «, «Исем кушу», «Печән өсте» кебек йолаларны күрсәттеләр. Ә тамашачылар һәм жюри әгьзәлары рәхәтләнеп карадылар, үзләренең билгеләрен куйдылар. Бу чара 150 гә якын кеше жыйды. Иң мөһиме — катнашучылар арасында да, караучылар арасында да балалар куп иде. Бергәләшеп зал ана телебездә аралашып, жырлап-биеп утырды!

Шундый чараларны күбрәк уздырсак, гореф-гадәтләребезгэ таянып яшәсәк, безнен милләтебез мәңге яшәячәк, дип яза ырыбурлылар.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*