tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үткәне булмаганның – киләчәге юк дигән борынгылар
Үткәне булмаганның – киләчәге юк дигән борынгылар

Үткәне булмаганның – киләчәге юк дигән борынгылар

Без, Лаеш районы  Кече-Елга авылында бала чакта чана, чаңгы шуган Җикәнне урманына җыйналдык. Язмыш җилләре  кай тарафларга гына илтеп ташламасын, аның асылының рухи тамырлары туган үскән  балачак сукмакларына алып кайта. Кеше  кая гына торса да үз авылының табигатен, халкын хөрмәт итәргә тиеш. Һәр авылда да гасырлардан-гасырларга күчеп килгән атамалы изге урыннар  булган. Безнең авылда да андый матур табигатьле изге урыннар  күп: Кашан тавы, Благан тавы, Өрпә кыегы, Аппагым кабере  һ.б.

Үткәне булмаганның – киләчәге юк дигән борынгылар. Үткән тарихыбызны, әби-бабайларыбызның гореф-гадәтләрен һәркем исеннән чыгарырга тиеш түгел. Әммә ләкин кешелек дөньясында, кеше үткәннәр белән генә канәгәтьләнеп яшәргә тиеш түгел. Без гасырлар эчендә үзебезнең буынның эзен дә калдырырга тиеш. Ә нигә соң без дә тарихка кереп калырлык ир–егетләребез булганда шушындый истәлекле атамалар, истәлекле урыннар  калдырмыйбыз? Без бүген авыл халкы Җикәнне урманына менеп, безнең  арадан вакытсыз киткән Шамил дустыбызның якты истәлегенә Корьән укып, аның исемен тарих битләренә кертеп – Шамил тавы, Шамил күпере дип исем куштык. Һәр ел саен шушында килеп авылдашларыбызның рухына Корьән яңартсак, безнең балалар, оныклар бу традицияне онытмаслар! Гасырлар дәвамына дәвам итерләр дип уйлыйбыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*