tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Юбилеегыз белән котлыйбыз!
Юбилеегыз белән котлыйбыз!

Юбилеегыз белән котлыйбыз!

Бүген үзенең гомер бәйрәмен, күркәм юбилеен Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Свердловск өлкәсенең «Саф чишмә» газетасы баш мөхәррире Сафиуллина Фәвия Әхтәм кызы билгеләп уза.

Хөрмәтле Фәвия Әхтәм кызы!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне күркәм юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйм.

Без Сезне татар халкының күңелен бөтен нечкәлеге белән сизгән, аның кайгыларын, шатлыкларын тоеп яшәгән милләтпәрвәр, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе буларак беләбез.

Ямьле Урал төбәге, Свердловск өлкәсе, Екатеринбург каласында яшәүче күпсанлы халкыбызның телен, мәгърифәтен һәм мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга Сез үзегездән зур өлеш кертәсез. Һәрдаимтөбәгегездә узучы милли бәйрәмнәр, Сабан туйлары, концертлар, фәнни-гамәли конференцияләр һәм иҗади бәйгеләр – барысы да Сезнең тырышлык һәм фидакарьлек нәтиҗәсе. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары, Свердловск өлкәсе татарлары (Урал татарлары) Конгрессы идарә рәисе урынбасары һәм «Саф чишмә» газетасы баш мөхәррире буларак милләттәшләребезгә армый-талмый халкыбызга хезмәт итәсез. Әлеге изге гамәлләрегез белән Сез халкыбызның хөрмәтен казандыгыз һәм без Сезгә бик рәхмәтлебез.

Мөхтәрәм Фәвия Әхтәм кызы! Юбилеегызбелән тагын бер кат ихлас тәбрикләп, киләчәктә дә милләтебезгә озак еллар дәвамында хезмәт итүегезне телибез. Сезгә катлаулы эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек, бәхет-сәгадәтле тормыш һәм җан тынычлыгы телим.

Зур ихтирам белән,

Татарстан Республикасы

Премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессының

Милли Шура рәисе ​​  В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*