tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Юбилеегыз белән котлыйбыз!
Юбилеегыз белән котлыйбыз!

Юбилеегыз белән котлыйбыз!

Бүген танылган татар журналисты, актив җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” видеостудиясе мөхәррире Римзил Салих улы Вәлиевның гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле Римзил Салих улы!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне юбилеегыз – 70 яшь тулган көнегез белән ихлас күңелдән котлыйм.

Күңелегездә журналистикага булган мәхәббәт киләчәктә әлеге һөнәрне гомерлек юлдашыгыз иткән. “Комсомольская правда”, “Советская культура” газеталарында эшләгән елларыгыз, 90нчы еллар башында 120 мең тираж белән нәшер ителгән “Идел” журналын җитәкләвегез, чит илләрдә яшәүче татарлар өчен латин алфавитында “Дөнья” газетасын оештырып җибәрүегез Сезнең журналистика өлкәсендәге казанышларыгыз турында сөйли.

Журналистика белән генә чикләнмичә, Сез иҗтимагый өлкәдә дә үз урыныгызны булдырган шәхес. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең урынбасары, Россия татарларының федераль милли-мәдәни мөхтәрияте шурасы рәисе булып хезмәт иткән елларыгыз милләттәшләребез һәм җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде.

Гомер бәйрәмегез үтелгән матур һәм бай тормышыгызга күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясардай бер форсат, киләчәккә максатлар билгеләү өчен бер мөмкинлек булсын. Халкыбызның телен, иҗтимагый фикерен, мәдәниятен, мәгърифәтен үстерүгә һәм саклап калуга Сез үзегездән зур өлеш кертәсез, тоткан кыйблагызга тугъры булып яшисез. Әлеге изге гамәлләрегез белән Сез милләттәшләребезнең хөрмәтен казандыгыз һәм без Сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Хөрмәтле Римзил әфәнде! Гомер бәйрәмегез уңаеннан Сезгә саулык-сәламәтлек, имин көннәр телибез. Каләмегез беркайчан да тутыкмасын, янәшәгездә һәрвакыт якыннарыгызның ярдәмен һәм ихтирамын тоеп, милләтебезгә тагын озак еллар дәвамында хезмәт итәргә насыйп булсын.

Ихтирам белән,
ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе
В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*