enrutat
Баш бит / Юбилей кичәсе Равил Шәрәфичә үтте
Юбилей кичәсе Равил Шәрәфичә үтте

Юбилей кичәсе Равил Шәрәфичә үтте

Татарстанда иң популяр 7 кеше исемлеге төзелсә, анда һичшиксез Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев та булыр иде. Хәтта бу исемлекнең иң аскы өлешендә дә булмас иде ул. Узган дүшәмбедә, 9 апрель кичендә Камал театрына керү өчен «артык билет» сораучылар шактый киеренке кәефтә автобус тукталышыннан ук тезелгән иделәр. Әмма аларның күбесе тамашага эләгә алмады.»Татар-информ» интернет сәхифәсеннән туры трансляция караучылар гына  бу мәдәният мәҗлесеннән читтә калмады.

Кешегә 80 яшь тулу гади вакыйга тугел. Еш кына ул моңсу үтә, хушлашуга әверелә. Бу очракта да хөрмәт сүзләре, котлауларга лаеклы олы шәхесне зурлау, үткәннәргә кайтып хатирәләргә чуму да бик урынлы булыр иде. Ләкин Равил Шәрәфинең 3 сәгатькә сузылган кичәсе котлау-мактауга гына  кайтып калмады. Чын сәнгать, иҗат кичәсе булды ул. Равил Шәрәфиев кебек баш бирмәс шәхес сценарист, режиссер уйлап тапкан тамашаны гына күрсәтеп тормый. Ул үзе аңлаганча, үзе белгәнне әйтә торган кеше. Моның өчен аңа гомер буе «кыен ашарга» да туры килгәндер.

Бу  юбилей кичәсе дә шундыйрак рухта барды. Анда кызыклы, көлдергеч мизгелләр кабатланыи торды, моңсу хәлләр дә күз алдына басты.

Иң башта 80 яшьлек юбиляр Равил Шәрәфи малайларча таякка (ишәккә, атка, мотоциклга утырып чыга дип фаразлаучыларны хур итеп) атланып сәхнә урады. Аннары 35 минут дәвамында үзенең әти-әнисе, бала чагы һәм бик кыска итеп иҗат тормыш юлы турында сөйләде. Сәхнә уртасында басып торган 80 яшьлек бабайның Шәрәфидәй залны һәм интернет караучыны әсәрләнеп, тын да алмыйча тыңларга мәҗбүр итүче тагы кемнәр бар икән?

Зурлау, хөрмәт- мәхәббәт белдерүчеләр, озын гомер теләүчеләр күп булса да, хәтта Татарстан Президенты Указы игълан ителеп, юбилярга рәсми зат кулыннан дәүләт бүләге тапшырылса да, бу чын сатира кичәсе, тормыш фәлсәфәсе мәҗлесе булды.

Равил Шәрәфи үзенең бала чагы, әтисе турында тетрәндергеч вакыйгалар сөйләде. Юбиляр сугыш вакытында инглиз телен өйрәнеп Советлар Союзы гимнын әле чит телдә башкарганын да күрсәтте.

Сугышта әтисенең һәлак булуы турында үзенең шаккатыргыч версиясен (аны гитлерчылар түгел, үзбезнекеләр чәкегәндер дип фаразлау) һәм үзләрен сыйлаган өйдән балта урлаган урысны үз кардәшләре тукмавын башка беркайда беркем әйтмәс иде. Ә Шәрәфи әйтте! Хәтта үзенең «җилдән килгән балалары» белән очрашып, аларны үзенеке итеп танымавы, ДНК буенча сез Шамкайныкы булырга тиеш дип белдерүе дә нәкъ шәрәфичә, сатирикларча килеп чыкты. Ул Резеда Шәрәфиеваны  гына үз кызы итеп танырга әзер иткән. Юбилярның ут күршеләре Венера Ганиева, Салават, Уфадан Олег Ханов алып килгән башкорт курайчысы сәхнәгә чыгып үзләренең иҗади бүләкләрен күрсәттеләр. Ырымбур рус театры баш реңиссеры  Рифкать Исрафилов, Камал театры җитәкчесе  Фәрит Бикчәнтаев Шәрәфиев кебек актер белән эшләргә никадәр кызык булуын әйттеләр. Ниләр генә булмады бу кичәдә!

Хәер, бу кичәне тулысынча карарга теләүчеләр булса, алар үзләре  теләгән вакытта «Татар-информ» агентлыгы әзерләгән 2 сәг 45 минутлык видеоязманы  карасыннар.

Бу видеорепортажны беренче тәүлектә генә дә 1000 нән артык кеше караган.
Вакыт табып, бу тамашаны үзегез дә  карагыз, һич үкенмәссез!

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*