tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Юбилей уңаеннан мастер-класс
Юбилей уңаеннан мастер-класс

Юбилей уңаеннан мастер-класс

20 нче январь көнне Актаныш районы 1нче санлы “Умырзая” балалар бакчасында Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган көне – 80 яшьлек юбилее уңаеннан төрле тәрбияви чаралар үтте. Шуның берсе – тары кыстыбые әзерләү буенча тәрбиячеләр, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен мастер-класс.

Иң элек тары боткасы пешердек. Ботка пешкән арада камыр бастык, балалар күзикмәк өчен җәемнәр җәйделәр. Әзер камырны тәрбиячеләр тиз кенә катырып, пешереп алдылар. Балаларыбыз тигез итеп, пөхтә итеп тары боткасын камырга җәйделәр, кыстыбыйлар ясадылар.

Кыстыбыйларны ак май белән майлап та куйдык. Безнең тары кыстыбыйларыбыз әзер!

Безгә тары кыстыбые пешерү серләрен өйрәткән бакчабыз пешекчеләре Сафина Чулпан Албинатовнага, Харисова Гөлназ Халдовнага, Альмухаметова Гөлзирә Рәсимовнага зур рәхмәтебезне җиткерәбез!

Айгөл Галимҗанова, Актаныш

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*