tatruen
Юбиляр

Юбиляр

12 сентябрь  көнне Самара өлкәсе татарларының иҗтимагый-сәяси газетасы “Бердәмлек” газетасының алыштыргысыз баш мө­хәр­рире, Татарстанның атказанган баш мөхәррире  Рәфгать Нәбиулла улы ӘҺЛИУЛЛИНүзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны котларга хезмәттәшләре, өлкәдәге татар оешмалары җитәкчеләре, Ульян өлкәсе татарларының “Өмет” газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов, Оренбург өлкәсе татарларының “Яңа вакыт” газетасы баш мөхәррире Фәннур Гайсаров,  өлкә, шәһәр хакимиятеннән, ул туып-үскән Камышлы районныннан да  дә вәкилләр килгән иде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән Рәфгать Нәбиулла улын БТК БКның мәгълүмати аналитик Идарә җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева тәбрикләде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Ринат Закировның котлавын җиткерде.

БТК БК бюросы әгъзасы, Самара өлкәсе татарларының “Дуслык” иҗади – иҗтимагый оешмасы җитәкчесе  Фәхретдин Канюкаев юбилярга  Бөтендөнья татар конгрессының иң югары бүләген “Татар милләтенә күрсәтен олы хезмәтләр өчен” медален дә тапшырды.  Бәйрәм тантанасы котлаулар, җыр – моң белән бергә үрелеп барды.

Рәфгать Әһлиуллин гомеренең  47 елын  журналистикага багышлаган. Тормышындагы иң зур эше итеп Самара өлкәсе татарлары өчен “Бердәмлек” газетасын ачып, аны 23 ел буе бер дә туктатмыйча чыгарып тору, дип саный.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*