tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Юбилярга – орден
Юбилярга – орден

Юбилярга – орден

Заманында авыл эшендә чыныгып үскән, аннары шәһәргә китеп урнашкан милләттәш-якташларыбыз, кагыйдә буларак, анда да сынатмыйлар – нинди генә эштә эшләсәләр дә, намус белән хезмәт итеп, абруй-ихтирам казаналар.

Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Кочко-Пожарда туып үскән, Мәскәүдә гомер итүче Рөстәм Әхтәмов та шундый батыр, игелекле егетләребезнең берсе. Ул күп еллар инде башкаланың Җәмигь мәчетендә эшли – йөртүче дә, хуҗалык эшләрен дә алып бара, кыскасы, хәленнән килмәгән эш юк аның. Туган авылының да чын патриоты, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер.

Үткән атнаны Рөстәм Әхмәт улы үзенең матур юбилеен – 55 яшен билгеләп үтте. Шул уңайдан Аллаһы ризалыгы өчен аш чалып, Кочко-Пожар мәчетендә гаиләсе аңа бүләк итеп мәҗлес уздырды. Алты дистәдән артык кунак арасында юбилярны котлар өчен махсус башкаладан олы бүләк алып килгән хөрмәтле кунаклар да бар иде – Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдинның урынбасары Җәфәр хаҗи Фәйзрахманов күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия мөселманнарының иң югары бүләге – “Казанышлар өчен” ордены белән бүләкләде Рөстәм Әхмәт улын. Ул шулай ук мөфтинең сәламнәрен һәм котлау-теләкләрен дә җиткерде.

Без дә хөрмәтле Рөстәм Әхмәт улын ике бишле юбилее һәм шундый югары дәрәҗәдәге бүләккә лаек булуы белән котлыйбыз, аңа, гаиләсенә саулык, бәхетле тыныч тормыш, озын гомер телибез.

“Туган як” газетасы редакциясе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*