tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югары Ослан районында ТАССРның 100 еллыгына багышланган Туган тел бәйрәме узды
Югары Ослан районында ТАССРның 100 еллыгына багышланган Туган тел бәйрәме узды

Югары Ослан районында ТАССРның 100 еллыгына багышланган Туган тел бәйрәме узды

Туган тел айлыгы кысаларында 11нче март көнне Югары Ослан районы Яшьләр һәм яшүсмерләр клубы базасында “Туган тел һәм дини мәдәният – балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү нигезе” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция узды.

Чарага туган тел укытучылары, укучылар, район мөхтәсибәте әгъзалары һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре чакырылды.

Биредә катнашучылар өчен түбәндәге чаралар тәкъдим ителде: Халыкара туган тел көненә багышланган кичәләр, түгәрәк өстәлләр, очрашулар, концертларга анализ; һәр мәктәп балаларының туган телнең матурлыгы турында җырлар һәм шигырьләр белән чыгышлары.

Конференциянең соңгы этабында балалар викторина сорауларына җавап бирде һәм аеруча тырышлык күрсәткән балаларны грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.

Г. Дәүләтшина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*