tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Юлбатта китапны хөрмәтләделәр
Юлбатта китапны хөрмәтләделәр

Юлбатта китапны хөрмәтләделәр

Саба районы Юлбат авылында “Ак калфак” кызлары авыл халкы белән берлектә әниләр көне уңаеннан “Әдәби манзара” әдәби кунакханәсен уздырды. Әлеге чараның төп максаты -халыкны китап укуга җәлеп итү, халкыбызның матур гореф – гадәтләрен искә төшерү, “Ак калфак” оешмасының эшчәнлеге белән таныштыру, шушы җирлектә эшләнгән эшләргә йомгак ясау, яңа бурычлар кую.

Бәйрәмдә Юлбат авыл җирлеге башлыгы Талип Шәмсиев та катнашты, мондый файдалы чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен әйтте. Әдәби кунакханәдә татар әдипләренең ана образын чагылдырылган әсәрләрдән өзекләр укылды һәм театральләштерелде. Катнашучылар һәр әсәрне искә төшереп фикер алыштылар, татар хатын – кызы ия булырга тиеш матур сыйфатлар югалмасын иде дигән борчуларын белдерделәр. Үзләре янәшәсендә яшәгән, китап геройлары булырлык хатын -кызларның гыйбрәтле тормышларын искә алдылар. Әлеге чарада якташ язучыбыз Гөлсинә Галимуллина да катнашты. Китап укучылар Гөлсинә ханымга татар хатын -кызларының сабырлык, намуслылык, тугрылык кебек матур сыйфатларын сурәтләгән әсәрләр иҗат итүенә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Юлбат авылының җыр -моңга сәләтле, ачык күңелле, уңган халкы белән очрашу күңелдә матур хисләр калдырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*