tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ютазы районының Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда милли күргәзмә-лекция уздырылган
Ютазы районының Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда милли күргәзмә-лекция уздырылган

Ютазы районының Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда милли күргәзмә-лекция уздырылган

Мәдәният елы кысаларында, Татарстанның Ютазы районы Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда «Татар халкының милли киемнәре” темасына күргәзмә-лекция уздырылган.

Кәрәкәшле мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары милли киемнәрнең тарихы, бизәкләре, тегү алымнары белән танышып, халкыбызның зәвыклы булуына, күркәм гадәт-холкына сокланганнар. Шулай ук алар музейдагы түбәтәй, калфакларны киеп, чулпыларны толымнарга тагып карап, әби-бабалары яшәгән чорга кайтып килгәннәр, дип яза “Ютазы таңы” газетасы.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*