tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ютазыда хатын-кызлар арасында Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәреләчәк
Ютазыда хатын-кызлар арасында Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәреләчәк

Ютазыда хатын-кызлар арасында Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәреләчәк

2020-нче елның 25-нче гыйнварында Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе уздырылачак. Әлеге конкурсны үткәрүнең максаты – мөслимәләрне хакыйкый Ислам дин гыйлеме алырга чакыру, шулай ук Коръән буенча белемнәрне арттыру һәм киләчәктә дә Кәлам Шәрифне яттан өйрәнүгә омтылышларын үстерү. Коръән укучылар бәйгесендә катнашу өчен гүзәл затларның яше чикләнмәгән. Төп шарт – туташлар һәм ханымнар Коръән хафизлар әзерләү яки Коръән ятлау үзәге шәкерте булмаска тиеш. Конкурс ике номинациядә уздырыла: Коръәннең өч җүзен (28, 29, 30) белү һәм Коръәннең дүрт (27, 28, 29, 30) җүзен белү. Әлеге җүзләрне яттан укудан тыш, төп таләпләр булып мәхраҗ (авазларны дөрес әйтү) һәм тәҗвид (дөрес укый белү) кагыйдәләрен белү, Коръәнне аһәңле (матур тавыш белән) уку тора.

Хатын-кызлар арасында Россиякүләм Коръән укучылар конкурсы Татарстан мөфтияте, Көньяк-Көнчыгыш казыяте, Ютазы мөхтәсибәте һәм район хакимияте катнашында Урыссу бистәсендә беренче тапкыр уздырыла. Катнашу өчен гаризалар 2020-нче елның 15-нче гыйнварына кадәр [email protected] почтасына кабул ителә (түбәндә бирелгән анкетаны тутырып җибәрү кирәк).

Дүрт җүзне белү номинациясендә беренче урынны яулаучыга, мәхрәме булган очракта, гомрәгә юллама бүләк ителәчәк. Мәхрәме булмаса, ул юлламаны әтисенә яисә әнисенә бирә ала. Әгәр әти-әнисе яки мәхрәме булмаса, җиңүче бүләктән баш тарткан очракта гомрәгә юллама икенче урын алучыга тапшырылачак. Калган призерлар һәм катнашучылар кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр алачак. Исегезгә төшерәбез: Татарстанның Көньяк-көнчыгыш казыяте тарафыннан хатын-кызлар арасында Коръән бәйгесе соңгы тапкыр Баулы мөхтәсибәтендә 2017 елда уздырылган иде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*