tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Южно-Сахалинскида Муса Җәлилне искә алдылар
Южно-Сахалинскида Муса Җәлилне искә алдылар

Южно-Сахалинскида Муса Җәлилне искә алдылар

29 февральдә Южно-Сахалинск шәһәре татар автономиясе Муса Җәлилне искә алу кичәсе үткәрде. Чарада татар халкының бөек улы, герой шагыйрь М. Җәлилнең шигырьләре, җырлары яңгырады.

Кичәдә Сахалин өлкәсе имам-хатыйбы Җамал хәзрәт тә чыгыш ясады. Ул Ватан өчен җанын фида кылган илебез батырлары өчен дога укыды.

Вәсилә Хуҗина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*