tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ызаннардан искән җилләр кайтавазы
Ызаннардан искән җилләр кайтавазы

Ызаннардан искән җилләр кайтавазы

Узган елның соңгы көннәрендә Барда типографиясендә әнә шул исемдә яңа китап нәшер ителде. Аннан элек дөнья күргән «Илһам биргән җирем» шигырьләр җыентыгы 28 ноябрьдә узган фәнни-гамәли конференциядә Казан җәмәгатьчелеге (шагыйрә Илсөяр Иксанова) тарафыннан уңай бәя алган иде. Бу китап та халыкта хуплау тапты.

…Тышта утыз градусны арткан каты салкын, ә Күчтәнти мәдәният йортында бәйрәм гөрли. Биредә халык җыр-биюгә оста икән, теләүчеләр вальс әйләнә. Күрешү-очрашудан балкыган шат йөзләргә карап бу чараның никадәр әһәмиятле булуын аңлыйсың. Күчтәнтибаш авылы тарихына багышланган китапны тәкъдир итү кичәсе әллә кайлардан ул һәм кызларын чакырып кайтарган, бик күп кеше җыелган. Туып-үскән авылларын, балачакларын, яшьлекләрен сагынмаган булсалар, болай кышларны җылытырлык чара оештыра алмаслар иде алар.

Ызаннардан искән җилләр…Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә ызан сүзенә «җир биләмәләре, кишәрлекләр арасында чирәмле буй яки тирән буразнадан гыйбарәт сызык, чик» дип аңлатма бирелә. Моннан кырык еллар элек таркалган авылның үткәне чагылыш таба әлеге басмада. Авыл юк, ә аңа багышланган китап халык хозурына тәкъдим ителде. Мәрхүм якташыбыз, язучы, шагыйрь, фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Ягъфәров Рәшит Фәйзрахман улының туган авылы ул. Үзе исән булса, һичшиксез, авылдашлары арасында булып куаныр, истәлекләре белән уртаклашыр иде. Туган авылын чиксез сагынуы 2000 елда беренче тапкыр Сабантуй оештыруга этәрде аны. Җәйге матур бер көндә авыл булган урында тантана үтте… Сабантуйлар биредә дистә еллар үткәрелеп килде, авылдашлар моңа чиксез сөенде, рәхмәтле булды. Яңа китап нәшер ителү якташыбыз башлаган күркәм эшнең дәвамы дисәк, ялгыш булыр микән.

Тәкдир итү Рәшит абыйның шигырьләреннән төзелгән сценарий буенча (авторы Әлфия Таразова) башланып китте, туган авыл турында җырлар башкарылды. Сәхнәдә «Мәрҗәннәр» ветераннар хоры әгъзалары чыгыш ясады. Бер төркем халык килеп булачак авыл өчен урын сайлый. Чишмәсе дә рәттән генә, табигате дә бай. Яссы тау итәге алар күңеленә ошый, урман, су хуҗаларына багышлап дога кылына. Бу хакта китапның үзендә «1918-1919 елларда Чернушка районының Сулмаш авылыннан Әбүбәкеров Гариф, Зарипов Нигамәй гаиләләре күченеп килә. Ләкин алар, беренчеләрдән булып киләбез дип уйласалар да, ялгышалар. Күчтәнтидән килгән Зөбәеров Әхмәт һәм Вәлитов Бәйрәмша йортлары төтен чыгарып утырганын күргәч, аптырашта калалар… Бер-ике ел эчендә шәхси хуҗалыклар саны артканнан-арта барган», — дип языла. Алга таба авылның барлыкка килү тарихы, колхоз оештыру еллары, Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы еллар, күп бала тәрбияләгән гаиләләр турында мәгълүмат, авылдашлар хатирәләре, риваятьләр, Рәшит Фәйзрахман улының тормыш иптәше Әкълимә ханымның истәлекләре, һ. б. урын алган. Китап 64 биттән тора, Печмень авыл җирлеге ярдәме белән 200 данә басылган. Авторлары — Күчтәнти төп мәктәбе укытучысы Илсөяр Рангулова һәм авыл аксакалы, 84 яшьлек Идеал ага Закиров. Бу китапны бастыру, шул уңайдан бәйрәм оештыру Илсөяр Дәүләт кызыннан күп көч таләп иткән һәм аларны уңышлы башкарды ул. Тарихны барлау әле алга таба да дәвам итәчәк икән. Материал туплауны Идеал Закир улы исә 1993 елда ук башлап җибәрә, бу турыда ул үз чыгышында хәбәр итте. Фотосурәтләргә зур игътибар бирелгән, узган гасыр уртасында ничек яшәгәннәр, ничек киенгәннәр — барысы да бер караштан ук аңлашыла. Гаиләләрдә балалар күпләп үскән, халык иген иккән, терлек асраган, табигать байлыкларыннан файдаланган. Авылның үз тегүчесе, тимерчесе, киез итеге басучысы, тегермәнчесе, ягъни кул һәм һөнәр осталары булган. Башлангыч мәктәп, кибет, клуб, амбар, ат абзары һ. б. эшләгән… Кызганычка каршы, бу турыда безгә үткән заманда гына сөйлисе кала.

Күчтәнтидә эшчән, талантлы һәм үз фикерен әйтә белүче халык яши. Туган якларына багышлап берне генә китап язмады алар. Печмень поселениесе ял, сәнгать һәм спорт үзәге җитәкчесе Флюра Фаик кызы Мәсәгутова, район балалар сәнгать мәктәбе директоры Эльзира Әүхәт кызы Аптукова, Күчтәнти төп мәктәбе директоры Ильза Әсхәт кызы Хәсәнова һәм укытучы Айгөл Мәсхүт кызы Ханбабаева үз чыгышлары белән бу кичне бизәде. Бәйрәмне үткәрүдә үз өлешен кертүчеләргә, спонсорлык ярдәме күрсәткән эшмәкәрләр Марс Сәфәровка, Зилә Хәлиловага, район кулланучылар җәмгыятенә рәхмәт сүзләре әйтелде. Лаеклы ялдагы укытучы Фәния Нәҗмехәмәт кызы Гөзәерова бөтен татар иленә танылган укучысы-горурлыгы Рәшит абый Ягъфәров турында истәлекләре белән бүлеште, туган авылын яратуын раслап язган шигырьләрен яттан сөйләде. Хәзерге вакытта Орда районында яшәүче Галия Сабир кызы Савинова-Гаязова сүзләреннән туган җире күз карасыдай кадерле булуы аңлашылды, хисләргә бай иҗат җимешләре белән таныштырды. Гомумән, бу көнне теләүчеләр уй-фикерләре белән уртаклаша алды.

Әйе, туган ил һәркемгә газиз, һәркемгә кадерле ул. Ераграк киткән саен син аны көчлерәк сагынасың, төннәрен төшләреңдә күреп уянасың. Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип күрәсең юкка гына әйтмиләрдер. Күчтәнтидә узган бу чара шуның ачык мисалы булды.

Роза Гыйззәтуллина,

«Таң» газетасы, Барда

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*