tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстан һәм Татарстан галимнәре Шиһабетдин Мәрҗәни мирасын бергә өйрәнәчәк
Үзбәкстан һәм Татарстан галимнәре Шиһабетдин Мәрҗәни мирасын бергә өйрәнәчәк

Үзбәкстан һәм Татарстан галимнәре Шиһабетдин Мәрҗәни мирасын бергә өйрәнәчәк

Бүген Үзбәкстан Республикасының Бохара шәһәрендә Шиһабетдин Мәрҗәнинең 200-еллыгына багышланган түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәлнең эшен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев башлап җибәрде. Ул әлеге чараның юкка гына Бохара шәһәрендә уздырылмаганлыгын әйтте. “Быел Татарстан Президенты тарафыннан Шиһабетдин Мәрҗәни елы дип игълан ителде. Мәрҗәни исеме Бохара һәм Сәмәрканд исемнәре белән бәйле, монда ул белем алган”, – дип Васил Шәйхразиев галимнең мирасы белән таныштырды, яз көне халыкара конференция үтәчәге турында хәбәр итте.

Үзбәкстан Республикасы ягыннан түгәрәк өстәлдә катнашучыларны Үзбәкстан Фәннәр академиясе Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Ринат Шиһабдинов сәламләде. “Шиһабетдин Мәрҗәнинең әле өйрәнелмәгән мирасын өйрәнү – безнең бурыч. Узган ел Татарстан Президенты белән очрашудан соң аның күп йөкләмәләре үтәлде: күптән түгел бездә Камал театры, Казан ансамбленең гастрольләре узды, Ташкент – Казан арасында туры тимер юл ачылды”, – дип белдерде Ринат Шиһабдинов.

Түгәрәк өстәлнең модераторы Болгар ислам академиясе ректоры, Бөтендөнья татар конгрессының Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү советы рәисе Рафик Мөхәммәтшин белдерүенчә, Мәрҗәнинең мирасын әле өйрәнергә кирәк.
“Бохара мирасы” фәнни-тикшеренү үзәге директоры, тарих фәннәре докторы Роберт Альмеев Мәрҗәнинең мирасына анализ ясады, цитаталар китерде.

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтының дин тарихы һәм иҗтимагый фикер бүлеге җитәкчечес вазифаларын башкаручы Рамил Адыгамов Мәрҗәнинең Бохарадагы тормышы белән таныштырып үтте. “Мәрҗәни Бохарада дин дәресләре белән бергә дөньяви дәресләрне дә алып барырга кирәк дигән фикергә килә. Монда ул суфыйчыга әйләнә”, – дип ассызыклап үтте. Рамил Адыгамов Үзбәкстан галимнәре белән бергә ныклы элемтәләр булдырып, Болгар ислам академиясе студентларын практикага җибәрү мөмкинлеге турында хәбәр итте.

Мәрҗәни татар галиме генә түгел, ул бөтен дөнья галиме , дип саный Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясе Тарих институты бүлеге җитәкчесе урынбасары Равшан Назаров. Ул Шиһабетдин Мәрҗәнинең мирасын өйрәнүдә Татарстан галимнәре белән дә хезмәттәшлек итү юлларын арттырыга кирәк дигән фикерне җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*