tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстан Казахстанның көньягында биш мең кеше сыйдырышлы мәчет төзи
Үзбәкстан Казахстанның көньягында биш мең кеше сыйдырышлы мәчет төзи

Үзбәкстан Казахстанның көньягында биш мең кеше сыйдырышлы мәчет төзи

Үзбәкстан Казахстанның көньягындагы Төркестан шәһәрендә 5 мең кеше сыйдырышлы мәчет төзи. Бу хакта Анадолу агентлыгы хәбәр итә.

«Казинформ» агентлыгы мәгълүматлары буенча, проектны тормышка ашыру идеясен Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзиёев хуплаган.

Объектның тышкы һәм эчке ягы шәрыкъ стилендә бизәләчәк. Төркестанда төзелә торган мәчетнең гомуми мәйданы 5000 квадрат метр. Мәчетнең тирә-ягында тагын 3000 кеше сыя алачак.

Архитектура комплексында шулай ук, дини йолалар үткәрү бинасы, конгресс-холл, 180 урынлы мәдрәсә, китапханә, спорт мәйданчыклары, 500 урынлы автостоянка һәм фонтан булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*