tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстан Республикасында “Казан” бию ансамбле концерты үтәчәк
Үзбәкстан Республикасында “Казан” бию ансамбле концерты үтәчәк

Үзбәкстан Республикасында “Казан” бию ансамбле концерты үтәчәк

2018 елның 4 – 13 октябрь көннәрендә Үзбәкстанда Татарстан Республикасының горурлыгы булган “Казан” бию ансамбленең концерты үтәчәк. Ташкент, Сәмәрканд, Бохара һәм Навои шәһәрләрендә яшәүчеләр “Дөнья халыклары биюләре” программасын тамаша кыла алачак. Ансамбльнең әлеге программасын Үзбәкстан халкы моннан берничә ел элек бик җылы кабул иткән иде.

Быел чыгышлар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси ярдәме һәм Үзбәкстан Республикасының мәдәният министрлыгы чакыруы белән тәкъдим ителә. Татарстан һәм Үзбәкстан халыкларының борын-борынгыдан үзара мәдәни элемтәләр алып бара.

Ансамбльнең костюмнары югары дәрәҗәдә эшләнелгән. Алар җиңеллеге, матурлык гармониясе, зәвыклылыгы һәм хислелек үзенчәлекләре белән аерылып тора. Күн, парча, ефәк һәм мех, милли ювелир эшләнмәләре белән бизәлгән костюмнар сәхнәдә дөнья халыклары тарихын бүгенге көндә аңлату өчен хезмәт итә.

Ансамбль Россиядә генә түгел, бөтен дөнья буйлап гастрольләрдә йөри. Бүгенге көнгә ул Мальта, Тайвань, Испания, Малайзия, Тунис, Төркия, Италия, Греция, Австралия, Франция, Швецария кебек илләрнең сәхнәләрендә чыгыш ясады.

Афиша:

4 октябрь – Бохара

5 октябрь –  Навои 

6 октябрь – Сәмәрканд 

12, 13 октябрь –  Ташкент


Белешмәләр өчен телефон:  +998 935 381 875.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*