tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстанда кабактан пешерелгән татар милли ризыклары күргәзмәсе булды
Үзбәкстанда кабактан пешерелгән татар милли ризыклары күргәзмәсе булды

Үзбәкстанда кабактан пешерелгән татар милли ризыклары күргәзмәсе булды

11 ноябрьдә Үзбәкстан Республикасының Карши шәһәрендә татар халкының кабактан пешерелгән милли ризыклары тәкъдим ителде. Бу турыда Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кашкадәрья өлкәсенең Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге җирле хакимият белән бергә кабактан пешерелгән татар халык ризыклары күргәзмәсен оештырды. Анда кабактан пешерелгән бәлеш, белен, өчпочмак, бөккән һәм башка ризыкларны татып карарга мөмкин иде. Күргәзмәдә чәкчәк тә тәкъдим ителде.

«Пандемия чорында сәламәтлек экологиясе» иң актуаль темаларның берсе. Үзбәкстанда ел дәвамында файдалы яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга мөмкин. Кабак традицион медицинада һәм татар халык ашларында дәрәҗәле урын алып тора», — диде үзәк директоры Фирүзә Ихсанова.

Чарада катнашучылар кабак турында кызыклы мәгълүмат белде, аның алты культура төре һәм 16 кыргый төре белән танышты.

Балалар татар ризыклары күргәзмәсенә бәя бирде. Алар кабактан дүртпочмакларны һәм өчпочмакларны яратып ашады, диелә бу хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*