tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстанда – Татарстан көне
Үзбәкстанда – Татарстан көне

Үзбәкстанда – Татарстан көне

Үзбәкстанда “Үзбәкстан – гомуми йортыбыз” рамкасында татар теле, мәдәнияте һәм сәнгате һәм Татарстан көне билгеләнеп үтте.

Ташкентның иң гүзәл “Төркистан” сарае бинасында дүрт сәгать дәвамында бәйрәм программасы гөрләде. Бәйрәм кичәнең рәсми өлешен шәһәребез Татар иҗтимагый мәдәни-агарту Үзәге рәисе, Үзбәкстанның атказанган мәгариф хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты агъзасы – Р.Х.Нәбиуллин ачып җибәрде. Бәйрәмгә Казаннан югары кунаклар килеп җитте. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннурович Закиров чыгыш ясады. Ул Үзбәкстанда яшәүче бөтен халыкны Корбан бәйрәме һәм милләттәшләребезне милли бәйрәмебез белән җылы тәбрикләде һәм бер рәт ватандашларыбызны, уңышлы хезмәтләре өчен, Бөтендөнья татар конгрессының медале һәм грамоталары белән бүләкләде.

Шулай ук, тәбрикләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы күргәзмәләр эшчәнлеге һәм милләтара бүлегенең башлыгы – В.Р.Даутова чыгыш ясады. Кичәнең рәсми өлешендә Узбәкстандагы югары кунакларыбыз катнашты, алар арасында: Русия Федерациясенең Узбәкстандагы гадәттән тыш һәм тулы хокуклы илчесе – В.Л.Тюрденев, Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиле – Р.А.Шакиров, Үзбәкстан Республикасы Интернациональ мәдәни Үзәгенең директоры – Н.М.Мухамадиев һәм Аксакаллар Киңәшенең рәисе – Р.А.Гыйниятуллин. Зур концерт программасында Үзбәкстанның Атказанган артистлары – Марат Хакимов, Динара Миняева, Татарстанның атказанган артисткасы -Рамзия Бикбулатова, Башкортстанның атказанган артисткасы – Феруза Халдарова, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәрләре – Рәйхан Манняпова һәм Рәйсә Баймурзина, Халыкара “Татар моңы” конкурсы лауреатлары Галия Ханнанова, Римма Гыйзәтуллина, А.Навои исемендәге опера һәм балет театры солистлары – Феруза һәм Насыр Юсуповлар, “Дуслык” иҗади төркеме, “Изге Нур”-фольклор ансамбле, “Ритм” – эстрада халык-бию ансамбле, һәм үзешчән җырчылар катнашты.

Узбәкстанда яшәүче татар халкына зур бүләк итеп, Татарстанның Атказанган артистлары Гөлшат Имамиева, Артур Минһаҗев, Марат Галимов һәм баянчы-курайчы Ринат Вәлиевнең искитәрлек матур, зәвыклы чыгышлары яңгырады. Концерт проектының авторы, режиссеры һәм алып баручысы – Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйхан Манняпова булды. Аның белән бергә концертны алып барырга нәфис сүз өлкәсендә эшләүче Шәфкать Әйни булышты. Бу бәйрәм халкыбызның йөрәкләрендә онытылмас тәэсир калдырды һәм күңелләрендә әле ел буе матур кайтаваз булып яңгыраячак.

Рәйхан Манняпова,
Ташкент

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*