tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстанда яшәүче татарлар “Татарстан көнен” билгеләп үтә
Үзбәкстанда яшәүче татарлар “Татарстан көнен” билгеләп үтә

Үзбәкстанда яшәүче татарлар “Татарстан көнен” билгеләп үтә

22 сентябрдә Ташкент каласында Үзбәкстанда гомер сөрүче милләттәшләребез зурлап “Татарстан көне”н билгеләп үтәргә җыена. Бәйрәмчә оештырылучы бу чара ел саен зурлап үткәрелә.

“Татарстан көне”н Ташкентның Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге оештыра. Гадәттәгечә бу эшне башкарып чыгуда Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы илчелеге, Татарстан Республикасының һәм Россотрудничествоның Үзбәкстандагы вәкиллекләре ныклы ярдәм күрсәтәләр.

Быел бәйрәм Үзбәкстан башкаласының “Туркестон” сараенда үтәчәк. Чараның тантаналы өлешенә Үзбәкстанның рәсми, фәнни, иҗтимагый, сәяси оешмаларыннан вәкилләр, дипломатлар киләчәк дип көтелә.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетыннан Үзбәкстандагы “Татарстан көне”нә БТК БК рәисе Ринат Закиров һәм башка хезмәткәрләр барачак. Бәйрәм концертына катнашу өчен Казаннан Ташкентка “Фәридә-Алсу” дуэты да барып кайтачак.

Әлфия Миңнуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*