tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстаннан Татарстанга кайнар җырлы-биюле сәламнар белән!
Үзбәкстаннан Татарстанга кайнар җырлы-биюле сәламнар белән!

Үзбәкстаннан Татарстанга кайнар җырлы-биюле сәламнар белән!

Бер атна буена: октябрьнең 18 нән 25 енә кадәр – Татарстанда Үзбәкстаннан татар башкаручылары кунак булачак. Кунак күчтәнәч белән килә. Җылы үзбәк илендә гомер кичерүче милләттәшләребез әби-бабаларының туган туфрагына җырлы-биюле бүләкләрен алып киләләр.

Үзбәкстан кунаклары Татарстанда дүрт чыгыш ясаячак.

19  октябрьдә – Әтнәдә, 21 октябрьдә – Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театрында (кичке алтыда башлана), 22 октябрьдә – Арчада, 23 октябрь – Казанның Халыклар дуслыгы йортында (көндезге уникедә башлана) концертлар узачак.

Үзбәкстаннан килгән делегация өчен бай мәдәни программа төзелгән. Кунаклар Әтнәдәге Сибгат Хәким музеена, Болгар тыюлыгына, Кырлайдагы Тукай музеена, Казан меңъеллыгы музеена, Казан Кремле музей-тыюлыгына барачаклар, яңа корылган Казан су яры буйлап җәяүләп йөриячәкләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*