tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Үзем дә сокландым”- шахматчылар кайтты
“Үзем дә сокландым”- шахматчылар кайтты

“Үзем дә сокландым”- шахматчылар кайтты

Нәни шахматчыларыбызның  Казанда  21 марттан 30 мартка кадәр сузылган Россия кубогы өчен барган шахмат бәйгесендә  Әтнә районы укучылары  Азалия Мифтахова, Самат Шәрәфиев,  Камил Кәримов,  Алмаз Бадиков  озакка сузылган киеренке ярышлардан соң, үзләренең мөмкинлекләрен барлап, күпләрне сокландырып кайттылар.

Әлеге бәйгедә 345 шахматчы катнашты. Алар Россиянең 20 төбәгеннән килгән иде. Татарстанның 12 шәһәренең оста шахматчылары арасында  “Әтнә кебек районнан килүчеләр,  безнекеләрдән башка юк иде,” ди тренерлары  Раил Шакиров. Ул үз шәкертләрен тәҗрибә тупласын өчен алып бара мондый зур бәйгеләргә. Ә хәзер ничек уйнаганнарын карыйк.

Азалия соңгы уенын җиңсә, өчлеккә керә иде. Тик җиңелде, 50 уенчы  арасында  унлыкка керде. Үзеннән зурлар белән уйнады. Бик әйбәт уйнады, бу ярышта иң-иң көчлеләр уйнавын онытмыйк.   Шәрәфиев Самат уйнаган группада 100 бала бар иде, Самат утызлыкка керде. Аның да көндәшләре үзеннән зуррак иде. Кәримов Камил 13 яшьлекләр арасында уйнады. Бу егетебездән мондый нәтиҗә көтмәгән идем. Үзем дә сокландым уенына, егермелеккә керде. Уенчылар йөзләгән инде.  Алмаз Бадиков авырып китү сәбәпле, артык зур нәтиҗә күрсәтә алмады. Ә болай  ул да үз яшьтәшләрен җиңгән егет. Призлы урыннар алмасак та, безнең шахматчыларыбызның мондый зур уңышка ирешкәннәре юк иде әле. Мин шулай дип саныйм. Россия кубогында уйнау да зур җиңү, ә бу балалар әле җиңә-җиңә  уйный алдылар.  Менә шушы уңышларын күздә тотып, 14-15 апрельдә Актанышта авыл һәм шәһәр шахматчылары арасында Татарстан беренчелеге була. Яшьләре туры килә, шунда алып барырга уйлап торам. Нәкъ менә  3 егет бер кыз кирәк командага. Команда әзер. Сынатмаслар,  Алла боерса,  дип уйлыйм,- ди тренер Раил Шакиров.

Сөбханалла, күз тимәсен дип сокланыйк. Алар чынлап та сокланырлык. Әлеге команда көз көне  Самара өлкәсендә шахмат буенча авыл жирлегендэ яшәүче укучылар арасында Россия беренчелегендә катнашкан иде. Азалия Мифтахова 9 яшьлекләр арасында 1-нче урынны алып, чемпионка исемен яулады.Шулай ук Самат Шәрәфиев киеренке уеннардан сон 2-нче урынны алды.(1-нче урын белэн очколары тигез иде).Кәримов Камил белән Бадиков Алмаз 11 яшьлеклэр арасында 7-8 нче урыннарны бүлештеләр. Кыскасы, тәҗрибәләре җитәрлек.

Сүрия Мингатина

http://www.atnya-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*