enrutat
Баш бит / Үзең үзгәр! Ходай ярдәм итәр…
Үзең үзгәр! Ходай ярдәм итәр…

Үзең үзгәр! Ходай ярдәм итәр…

Бәндәләрне изге гамәлгә өндәүчеләр үзләре дә җәмгыятьтә абруйлы зат булсын иде.

Башкортстан республикасында мәчетләр саны артып тора, дин әһелләре дә ишәя. Алар арасында хәзерге вакытта күпчелекне өлкән буын тәшкил итсә дә, дин юлына яшьләр дә баса. Болары — махсус белемгә ия булган укымышлы хәзрәтләр.

Дин әһеле һәрчак игътибар үзәгендә. Соңгы вакытта аның абруе төшмәдеме, изге гамәлләргә өндәүче муллалар үзләре гадел, намуслымы? Шушы һәм башка сораулар безне Октябрьский шәһәре мәчетендә Рөстәм хәзрәт Шакиров белән очраштырды.

…Мәчет ишеген ачып керүгә үк төрле яшьтәге, килеш-килбәттәге ир-егетләргә, хатын-кызларга тап булдык. Һәркемнең – соравы, мәшәкате. Сабыен күтәргән сылу ханым балага исем куштыру мәсьә­ләсе белән кызыксына. Бәгъ­зеләр уку тәртибе-вакыты хакында белешә. Хәер-сәдака бирергә килүчеләр өстәл янә­шәсендә урын ала…

– Шөкер, халык күп килә, – ди Рөстәм хәзрәт. – Мәчет тәүлек әйләнәсенә ачык. Даими кизү тору оештырылган. Дингә кагылышлы теләсә нинди сорау, гозер-үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Биш вакыт намазын калдырмаучы мөэминнәребез дә җитәрлек. Җомга намазы мәлендә исә халык аеруча күп җыела, мәчет тула. Никах укытырга, сабыйга исем куштырырга теләүчеләр шактый. Шәһәрдән генә түгел, республикабызның Туймазы, Шаран, Бакалы, Татарстанның Ютазы, Баулы кебек төбәкләреннән дә киләләр. Әйткәндәй, ел дә­вамында 200ләп никах укыла. Шөкер, бу җәһәттән гыйлемле, тәҗрибәле ярдәмчеләрем – Ис­мәгыйль һәм Фәнил хәзрәтләр булыша.

Әлбәттә, мәчеттә дини белем бирүгә дә зур игътибар бүленә. Дәресләр, башлыча, октябрь-апрель айларында үткәрелә. Ислам дине нигезләре, гарәп теле, шәригать кануннары, Коръән, намаз уку, гыйбадәт кылу тәртибе буенча сабакларны ир-егетләр Исмәгыйль хәзрәттә һәм Мансур карыйда ала. Хатын-кыз мөгаллимәләргә кил­гәндә, Рәйхана ханым – өлкәнрәк, Гөлнур ханым исә кечерәк яшьтәге гүзәл затлар белән дәресләр уздыра.

Аңлашыладыр, шимбә-як­шәмбе көннәрендә гыйлем эстәүче шә­кертләр саны арта. Хезмәт кешесенә шулай кулайрак бит…

Әйткәндәй, дингә тартылучы яшьләр шактый. Укымышлы, кыюлар, дини мәсьә­лә­ләрне тирәнтен өйрәнергә омты­лалар, төпченүчәннәр. Җомга на­мазына килүчеләрнең 80 проценты диярлек яшьләр. Бу безне ихлас куандыра, әлбәттә.Мәгълүм ки, күпчелек мәчет-мәдрәсәләрдә балалар өчен җәйге ял лагерьлары уңышлы эшләп килә. Зәет мәчете дә искәрмә түгел. “Әле яңа гына ун көнлек сменада 70ләп бала сабак алды, сәламәтлеген ныгытты, — дип бәянли әңгәмәдәшебез.

— 7дән 12 яшькәчә кыз-малайлар карамагына шактый фәһемле, шул ук вакытта кызыклы программа тәкъдим ителде. Фәнил хәзрәт оештыру эшләре белән мәшгуль булды. Исмәгыйль, Радик хәзрәт­ләр, Җәмал шәкерте­без ир балаларны укыту-тәрбияләүгә байтак көч куйды. Рәйхана һәм Ләйлә ханымнар, билгеле, шәфкатьле канатлары астына кызларны туплады. Төрле һөнәр вәкилләре белән очрашулар да күркәм гадәткә әйләнгән. Быел, мәсәлән, теш табибы катнашлыгында әһә­миятле чара үткәрелде. Табиб җиткергән файдалы киңәшләр беркемне дә битараф калдырмады”.

“Бәй, көннәр буе сабак ятларга, үгет-нәсыйхәт тыңларга мәҗбүр булган икән укучылар”, дип уйлый күрмәгез тагын. Һич юк. Җәйге ял мавыктыргыч уеннарсыз булмый да. Лагерь мәйдан-чыгында төрле ярышлар, конкурслар, викториналар оештырылган. Замана шаукымы – аквагрим дигәннәре дә онытылмаган хәтта. Җете-ачык буяулар ярдәмендә туйганчы “бизәнгән-ясанган” үсмерләр. Әлбәттә, тапкырлыкта-зирәклектә дә көч сынашкан кызлар-малайлар. Ислам дине тарихы буенча викторина сорауларына җавап эзлә­гәннәр. Ә инде Гает чын мәгънә­сендә тәм-том бәйрәменә әверелгән. Шикәрле “мамык”, татлы туң­дырма белән туйганчы сыйланган тәмлета­маклар. Туклануга кил­гәндә, бары тик хәләл ризыклар тәкъдим ителә лагерьдагыларга. “Ташкент”, “Көнчыгыш аш­ха­нәсе” кафелары бу җәһәттән зур яр­дәм күрсәткән.Гомумән, иганәчеләр, хәйрия­че­ләр, миһербанлы кешеләр ярдәме шактый сизелерлек.

— Дини бәйрәмнәрдә мәчет эченә сыймаган халык тышкы якта урын ала хәтта, — дип канәгать елмая Рөстәм хәзрәт. — Инде унөч ел дәвамында Рамазан аенда 100-150 ураза тотучыны авыз ачтырабыз. Ир-егетләр, хатын-кызлар аерым, билгеле. Ризык әзер­ләүне чиратлап башкарабыз. Гает тәмамлануга, га­дәттә, олы казаннарда пылау пешерелә. Корбан бәйрәме дә шул рәвешле зурлап үткәрелә.Һәр пәнҗешәмбе мәчеттә эчтә­лекле лекция-әңгәмәләргә дә вакыт бүленә. Борчыган сорау­ла­рыңны бирергә, икеләнүләрең белән уртаклашырга да була, ди­мәк. Кирәкле, урынлы гамәл бу.

Халык арасында эзлекле, даими аңлату эше алып барылырга тиеш. Яшерен-батырын түгел, адәм баласы­ның исенә дин авыр чакларда төшә, шулай бит? “Нишләргә?!” Шушы сорауны бирә дин әһеленә күз төбәп кил­гән кеше. Әңгәмәләшә башлый­сың. Нәтиҗәдә, шул ачыклана: бәндә һич үзгәрергә теләми, гаепне читтән эзли. Ә бит: “Син үзгәрми торып, Мин синең хәлең­не үз­гәртмәм”, — ди Аллаһы Тәгалә…

Безнең максат — халыкның дин өлкәсендәге гыйлем дәрәҗә­сен арттыру. Моның өчен, билгеле, тәү нәүбәттә хәзрәтләргә карата яшәп килгән тискәре мөнә­сәбәттән арыну зарур. Сер түгел, дин эшлеклесенә ничектер шикләнеп-сагаеп карый кеше. 26 ел дәверендә хәзрәт вазыйфаларын башкаруым сәбәпле, еш очрашырга туры килде мондый хәл­ләр белән. Мисалга, мәҗлестә иң тәүдә киеренкелек халәтен юкка чыгару мотлак. “Акыл өйрәтергә” кирәкми. Җанлы, гади аралашуны һични алыштыра алмый. Үзен башкалардан өстен куючы, тә­кәббер-масаючан дин эшлеклесен халык өнәми.

“Син каты бәгырьле булган булсаң, кеше синең тирәңнән бөтенләй качып бетәр иде”, — дигән Аллаһы Тәгалә Мөхәммәт пәйгамбәребез (с.г.в.) турында. Һәммәсе белән уртак тел табуга омтылу кирәк…Әлбәттә, халык арасында рухи яктырту эшенә мөмкин кадәр иртәрәк керешү хәерле. Бу җә­һәттән Зәет мәчете биләмә­сендә төзелеп килүче мәдрәсәгә өмет баглый хәзрәт.— Фәкать гади кеше мәнфә­гатендә хезмәт итәргә тиеш уку йорты, — дип ассызыклый әңгә­мәдәшебез.

— Кечкенәләрдән, 5-6 яшь­лек сабыйлардан башлап, өлкәнрәкләргә хәтле гыйлем тупласыннар иде рухи аң-белем тарату, мәгърифәтчелек үзәген­дә. Иң мөһиме – зыян китермә! Медицина өлкәсендәгедәй. Ата-бабалар мирасына таяну отышлы гына булачак. Милли гореф-га­дәтләрне, йолаларны тер­гезү мөһим. Шуңа бәйле, хәләл татар-башкорт ризыклары тәкъ­дим итүче кафе-зал оештырганда шәп булыр иде. Ниятләр зурдан инде ул, аларны артык кабаланмый, акрынлап тормышка ашыру хәерле.Хәзрәтнең ата-аналарга җит­керергә теләгән киңәше — балаларны мәчет-мәдрәсәдән читләштермәү. Яшьләргә исә һәр эштә алдан башлап йөрү мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк, дигән фи­кердә ул. Шул чакта егет-кызларыбыз төрле агымдагы шикле оешмалар тозагына да эләкмәс, хак-туры юлны сайлар...

Ни генә димә, тәрбия, әхлак, әдәп төшенчәләре турыдан-туры гаиләгә барып тоташа. Шулай булган һәм булачак та. Бала ата-ана үрнәгендә яшәешне таный, олы тормыш юлына туган йортында алган “йөк” белән чыга. “Яшәешнең бөтен тармакларына да кагыла бу, — ди әңгәмәдә­шебез. – Киләчәк буын рухи яктан сау-сәламәт, ныклы-ышанычлы булсын өчен тәү башлап өлкән гаилә әгъзаларын дәва­лау-сихәтләндерү зарур. Таза агач тамыры гы­на яхшы үсентеләргә гомер бирүчән. Ирләр гаиләсе өчен тулысынча җаваплы. Хатын-кыз исә — йортта тынычлык-иминлек тәэмин итүче. Сабыйларын тәрбияләү, хәстәрләү, нигездә, аның вазыйфасында бит. Шуңа да нәфис җенес әдә­бе, әхлагы иң мөһим кыйммәт­ләрнең берсеннән санала. Онытмыйк, кыз-улларыбыз нәкъ әти-әни мөнәсәбәтеннән чыгып фикер йөртә, шәхси тормышын төзи. Бәхетле гаилә – сәламәт җәм­гыять нигезе.

Шәхси тәҗрибәсеннән чыгып сөйли Рөстәм әфәнде. Сөйгән гаиләсе — аның ышанычы-терәге. Хәләл җефете – тугры тормыш юлдашы, гаилә учагын сүндер­мичә саклаучы. Өлкән кызлары табиблык һөнәрен үз иткән, кечесе мәктәптә укый. Инсафлылар, тәрбия­леләр. Олыны — олы, кечене кече итәргә күнеккән­нәр. Йөзгә кызыллык китерерлек түгелләр!— Бүгенге дин әһеле нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? — дип сорыйм.— Динне тулаем кабул итү, аның кануннарын, яшәеш кагый­дә­се буларак, төгәл, җентекле, тәфсил­ләп үтәү. Диндә сайлану, “монысы миңа ошый, бусы күңел­гә ятмый” ише фәлсәфә сатуга урын юк! Акыл-зирәклек, сабырлык, мәрхәмәтлелек-шәфкатьлелек кебек сыйфатларны үзеңдә тәрбияләү мөһим. Дин һәм Акыл бергәлектә булырга тиеш. Язмыш юлыңда очраган һәркем­нең йөрә­генә, күңеленә ачкыч таба белергә кирәк. Һәрнәрсәдә алтын урталыкка омтыл. Камилләшү өстендә гомер бакый хезмәт ит. Кыскача, шул. Гади дә, катлаулы да кагый­дәләр. Тормышның үзе кебек.

Дин әһеле күпкырлы дөньяви белемгә дә ия булырга тиеш. Рөстәм хәзрәтнең үзенә дә туры килә бу фикер. Аның белән тарихи, фәлсәфи, мәдәни, әдәби мәсьә­ләләр буенча ­әңгәмә­лә­­-шергә, хәтта ки бәхәс­ләшеп алырга да мөмкин. “Хакыйкать бәхәстә туа” дигән әйтемне инкарь итми ул. “Мулла бер үк вакытта психолог та, остаз да. Хәстәрлекле гаилә башлыгы буларак, мәхәллә халкына үрнәк булу мәҗбүри. Бүтәнчә мөмкин дә түгел. Имамнан күп сорала, таләп ителә. Исем-абруйга тап төшерү ярамый! — ди хәзрәт.

Көнбатыш төбәк казые, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы әгъзасы, Октябрьский шәһәре ахунды, мөхтәсибе, Зәет мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт бәянлә­гән­нәр дин юлында тәүге адымнарын ясаган, киләчәген халык мән­фәгатен­дә хезмәт куюга багышларга ниятләгән яшьләргә аеруча фәһемле, гыйбрәтле булыр, мөгаен. Халыкны изге гамәлләргә өндәүче, тәү чиратта, үзе бик тә гадел һәм намуслы зат­лардан булырга тиештер. Дөнья байлыгына алданып, зиннәтлектән аң-зиһен томаланып, дөресне — ялган, ялгышны хак итеп күрүдән Аллаһы Тәгалә үзе сакласын…

Сәрия Гарифуллина. Октябрьский шәһәре.

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*