tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзеңнекен ерактан таныйсың
Үзеңнекен ерактан таныйсың

Үзеңнекен ерактан таныйсың

– Татар кешесе ихатасын, өен оҗмах бакчасыдай матур итеп тотарга тырышкан. Борынгы чигү үрнәкләрен, түрләмә, кашагаларны күз карасыдай саклаучылар, халкыбызның бу күркәм гореф-гадәтләрен хәзер дә дәвам итәргә тырышучылар бар, – дип сөйләгән иде Мөслим районына оештырылган этнографик экспедиция нәтиҗәсенә багышланган бер конференциядә Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бүлек мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты Рауза Солтанова. Галимә ханым белән очрашып әлеге традицияләрнең бүгенге татар авылларында ничек саклануы хакында тәфсилләбрәк сөйләвен сорадык.

 

– Татар йорты элек-электән бер ансамбль хасил итә. Коймасы, капкасы, өй кыеге, кыек ас­тындагы бизәкләре – һәммәсе дә тәңгәл ки­лә. Әгәр капкада зур бизәк булса, ул кечерәйтелеп өй кыегында, йөз­лекләрдә кабатлана. Йорт эчендә дә шундый ук би­зәкләргә тап буласың. Хәзер шул зур ансамбль җимерелә, җуе­ла башлады. Коймасы бер төрле, капкасы – икенче, түбәсе – өчен­че, өй кыегы дүртенче төрле булган, төрле материалдан корылган йортлар очрый. Халкы­быз­ның зәвыгы шактый югары һәм нечкә бит: элек боларны бер-берсе белән килештерә торган булганнар. Һәр авылда, шактый искерсә дә, үрнәк-өлге булырдай өйләр бар әле. Аларны төзеклән­дереп, музей итепме саклыйсы иде.

– Яңа йорт салучыларга нәрсә тәкъдим итәр идегез?

– Үрнәк алырдай йортлар һәр авылда бар. Беренче чиратта, шуларны игътибар белән карап-күзәтеп чыгарга кирәк. Әгәр түбә дә, койма да профнастилдан икән, төсләрен чамаларга, бер-берсенә туры китерергә кирәк. Әнә яфракта да берничә төс бар. Әлеге төс­ләр бер-берсенә күчеп бара. Әй­тик, сары, яшел төсләр бер-берсе­нә яраклаша. Кайчагында капма-каршы кую да күзәтелә. Мәсәлән, яшел төснең төрле төс­мерләре кулланыла. Әнә апалар яулык алганда, теге яки бу күлмәгемә туры киләме икән, ди. Әйтик, куега куе туры килә. Сары белән яшел бер тамырдан. Аларны кушсаң, өченче төс чыгарасың. Зәңгәр белән сарыны кушсаң, яшел чыга. Димәк, бу өч төс бер-берсенә тәңгәл ки­лә. Чигү чигүче­ләр төсләрне ничек тәңгәл китерергә кирәк­леген биг­рәк тә яхшы белә. Ул чигү­ләрнең нинди генә төрләре юк: шома чигү, утырмалы чигү, тип­чеп чигү…

– Агач өйләрдә бизәү мөм­кинлекләре күп. Таш йортлар­ның дивар-стеналарын ничек бизәргә?

– Шәһәр түгел, авылларда да үзгәрешләр бара. Бервакыт мин Минзәлә районындагы бер апаның өенә кергән идем. Пыр тузып мендәр тышлары, алъяпмалар, өстәл япмалары чигә иде. Әле күптән түгел генә шул йортта тагын булырга насыйп булды. “Үскә­нем, мин хәзер паннолар ясыйм”, – ди апабыз. Стенадагы чигүләр хәзер кыса-рам эченә урнаштырылган. Мендәр чигү­лә­рен дә хәзер кысаларга куялар, натюрмортлар ясыйлар. Шөкер, мендәр, карават, өстәл япмаларын әле дә чигәләр. Табигый, өс­тәлдәге ризык капланырга, ябулы булырга тиеш. Өй эчендә дә ансамбль булдыру зарур. Чигүле бизәкләр алъяпма, сөлге, ашъяулык, аш тастымаллары, карават япмаларында да кабатланырга тиеш.

– Шәһәр җирендә өй дивар­ларына төрле рәсемнәр, шә­һәр күренеше төшкән обойлар ябыштыра башладылар.

– Обойны үзебез дә ясый алабыз. Элек мич янында тирмәнең бер элементы булган колга торган. Кияү белән кәләшнең караватын чаршау белән әйләндереп алган шикелле түгәрәк тирмәне кашага белән бүлгәннәр. Утрак тормышка күчкәч, туры почмаклы йортлар сала башлагач, почмакка сөлге куеп, өйне түгәрәкли торган булганнар (элек матчага кашага куеп шуны әйләндереп алганнар). Әле бит бездә өйне чаршау белән хатын-кыз һәм ир-ат ягына бүлеп кую гадәте бар иде. Түр як – ир-ат ягы, мич ягы – хатын-кыз ягы. Килеп кергәч тә түрне билгеләп куя торганы – түрләмә, өй эчен түгәрәкли, уратып ала торганы кашага дип атала. Түргә иң кадерле әйбер­ләрне, әйтик, шамаилне, намазлыкны элеп куйганнар. Элек өйгә килеп керүгә көндәлек яки ис­керәк киемнәрне элеп куя торган урынны чаршау белән каплап куялар иде. Бу элгеч хәзерге гардероб вазифасын башкарган. Күп кенә шәһәр өйләрендә хәзер дә килеп керүгә көндәлек кием элеп кую урыны бар. Әмма аны чаршау белән каплап куючылар сирәк.

Мөслим районының Вәрәш­баш авылында әле 20-30 ел элек кенә чаршаулар киң кулланышта булган. Авыл абыстае Тәзкирә апа Низамиева миңа шул чаршау, түрләмә, япмалар хакында бик күп мәгълүмат бирде. Әйтик, ул миңа 12 метрлы түрләмәләр булуын, периметр буенча почмак­ларны каплап, өй эчен түгә­рәк­ләп чыкканнарын сөйләде. Аның әнисе Миңлебикә Шәйхетдинова үзе эрләгән, үзе тукыган. Туку станогы булган. Кияүгә чыгар алдыннан дүрт кызга дүртәр метрлы өч буй иттереп 12шәр метрлы палас тукып биргән ул. Ашъяулык, чаршау, алъяпмаларны да һәрберсенә бирнә итеп унике­шәр метр ясап биргән әни кеше. Тәзкирә апа да чигү эшен дәвам итә. Мендәр тышлыклары чигә (тавис кошы төшерә), каз мамыгыннан юрган сыра.

Кемнәр тәэсиредер – белмим: бездә элек-электән челтәр бәй­ләгәннәр. Үзенә күрә зур чел­тәр культурасы булган. Тә­рәзә чел­тәре күпләребезгә кечке­нә­дән таныш. Самавыр япмасы да чел­тәрдән ясалган. Кашага, түр­лә­мәләрнең асты, итәге челтәр­ләп эшләнгән. Бездә карават япмалары да челтәрле. Челтәрдән генә торган карават япмалары да бар. Карават башы челтәре, карават итәге челтәре дигәннәрен дә бәйләгәннәр. Тастымал астына, эчке күлмәк итәгенә дә челтәр теккәннәр. Тәзкирә апаның сөй­ләвенә караганда, чаярак кызлар, биегәндә күренеп торсын дип, клубка чыкканда итәк очын чыгарып калдырганнар. Бу мода хәзер дә көнкүрешебездә күзә­телә.

Соңгы елларда күп кеше бәйләү белән мавыга. Дөрес, аз-маз булса да, япон машинасында бәйләүчеләр дә бар. Төсләрен, үрнәген программага кертәсең дә машина үзе бәйләп бирә. Безнең халык сакчыл, ушлы бит. Соңгы вакытларда иске кием-салымны ташламый башлаганнар. Әйтик, җепле, сүтелә торганнарын сүтәләр дә, карават япмалары бәйләүгә керешкәннәр. Бездә аерым бер ятак культурасы бар. Карават ачык калмаска тиеш. Карават башы, карават яп­масының челтәрле итәге. Мен­дәр­ләр берничә төрле. Зур мен­дәр, ястык бар. Әле колак мен­дәре дип аталганы да булган (бу гыйбарәне дә Мөслимдә генә ишеттем). Йокымсырап утырганда, колакка куеп тору өчен кулланылган ул. Иске чүпрәкләр дә чүплеккә атылмый. Аларны кис­кәләп, түгәрәк палас ясыйлар. Алар кояш кебек түгәрәк, шундый матур! Зурлары, кечкенәләре дә бар. Мин аларны өйалдында, аш-су бүлмәсендә, түр якта да күрдем. Мөслим ягында аны саталар да.

Заманында һәр авылда тукучылар булган. “Әнием бервакыт ак киндердән бик матур күлмәк тукып, тегеп бирде. Юлда ашлык пычранмасын өчен, колхозга икмәк бөркәнчеге тукып бирәләр иде. Ул тобырша дип атала”, – дип сөйләде миңа Тәзкирә  Низамиева.

– Заманында халкыбыз ара­сында бик күп кәсепчеләр булган. Этнографик экспе­ди­циядә йөргәндә шул хакта кызыксынмадыгызмы?

– Кызыксындым, әлбәттә. “Без­нең авылда – Вәрәшбашта узган гасырның кырыгынчы, илленче елларында да әле 63 һөнәр-кәсеп иясе бар иде”, – дип сөйләде бу уңайдан әлеге Тәз­кирә абыстай. Бу исемлекне язып та алдым. Гаҗәп түгел: адәм баласына дөнья көтү өчен барча шөгыль, кәсеп кирәк бит. Әйтик, чәч алучылар, мичкә, кисмәк, тагарак, киле, лакан, иләк, табак, дага ясаучылар, көянтә бөгүче­ләр. Багана умартасы куючылар. Музыка коралларын аерым әй­тим әле: скрипка, гармун, курай ясаучылар. Итек, тула басучылар. Тегүчеләр аеруча күп. Күлмәк-ыштан да, түгәрәк тун, кайры тун да, калфак, түбәтәй дә, читек-кәвеш тә теккәннәр. Тире иләүчеләр, күмер яндыручылар. Такта яручылар, итек төзәтү­челәр, балчык сыбызгы ясаучылар. Талдан тарантас, каз, үрдәк оясы үрүчеләр. Каен тузыннан сагыз кайнатучылар. Бәби арбасы, кул арбасы, ат арбасы ясау­чылар. Мөгез белән кан чыгаручылар (бозык, начар канны сөлек белән дә суыртканнар). Итек төзә­түчеләр. Күпер салучылар (аларны субай сугучы дип тә атаганнар). Йон тетүчеләр, чыпта сугучылар. Агач тырма, көрәк, сә­нәк ясаучылар. Челтәр бәйләү­че­ләр, чабата үрүчеләр. Йөзек чү­күчеләр, белә­зек, чулпы, тәрәзә йөзлекләре ясаучылар. Кирпеч сугучылар. Читән үрүчеләр (ятма, утырма читән дә булган). Орчык кыручылар…

Хәзер бу кирәк-яракларның күбесе сәнәгать күләмендә күп­ләп җитештерелгәнгә һәм ча­гыш­тыр­мача арзан булганга әлеге кәсеп­ләргә ихтыяҗ юк инде. Шул ук вакытта халкыбыз исән-имин булганда, милли тамырларыбыздан чит­ләш­мәгәндә балдак, беләзек кебек бизәнү әйберләренә, калфак, түбә­тәй, камзул кебек өс киемнәренә, читек-кәвеш, киез итек кебек аяк киемнәренә, тәрәзә йөзлеге кебек йорт бизәкләренә, мендәр тышы, палас кебек өй кирәк-яракларына сорау беркайчан да бетмәс кебек. Беренче­дән, аларга кемнеңдер кул җы­лы­сы сеңеп калган; икен­чедән, осталар теккән нәрсә бер генә нөсхәдә була һәм күпләрнең ушын ала бит ул. Миңа калса, кул эшләре осталары игътибар итеп бетермәгән әле тагын бер эш бар. Түбәтәй-кәләпүш тегүчеләр күп булса да, бездә намазлык тегүче юк. Сатуда кытай, гарәп, төрек­некенә тап буласың. Чигү­ле, чын татар намазлыгы булса, сатып алырга теләүчеләр аз булмас иде, минемчә. Дөнья көтү бүген дә ансат түгел. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип тиктомалдан гына әйтмәгән халкыбыз. Кулың эш белсә, ирен­мәсәң, иртәгә әллә нинди кәсеп-һөнәргә дә ихтыяҗ туарга мөм­кин.

– Халык сәнгате кәсеп­че­леген яшь буын белеп-күреп үссен өчен нәрсә эшләргә соң?

– Һөнәр серләре буыннан-буынга тапшырылмый, осталар­ның иҗат җимешләре күргәзмә-ярминкәләрдә сатуга, карауга куелмый, үрнәкләре музейларда сакланмый икән, эшләнмәләре белән бергә ул кәсепләр дә югала. Күрмәгән-белмәгән нәрсәгә кы­зыкмыйсың бит. Шөкер, бу җәһәттән Мөслим районындагы мәктәп музейларының эше ис­китмәле. Әйтик, Тугаш авылы мәк­тәбе директоры Ирина Җа­малиева туплаганнарга шәһәр мәктәпләре музейлары да кызыгырлык. Анда 1200 экспонат бар. Баек мәктәбе музее да бик үзен­чәлекле. Ләйлә Баянова ядкарь­ләрне бик белеп җыйган. Анда төрледән-төрле әйбер бар, го­мумән, бик бай ул. Шунысы да яхшы: андагы һәр нәрсә документлаштырылган. Мәлләтамак башлангыч мәктәбе янәшәсендәге Зимфира Зарипованың (кыз фамилиясе Нуретдинова) шәхси музее да күпләрне җәлеп итәр­лек. Менә бит теләк булганда үз өеңдә дә музей оештырып-ясап була икән. Йорт эчендә булгач, күңелгә якынрак, җылырак та әле ул. Анда әнисе Люция апаның бик күп кул эшләре, әбисенең чигүле күлмәге, алъяпкычы, түр­ләмәсе, намазлыгы һәм дисбесе элеп куелган. Балаларны алып кереп күрсәтү өчен дә отышлы: янәшәдә генә. Авыл уртасында, җирле үзидарә, клуб кырында урнашуы тамаша кылырга те­ләүчеләр өчен дә уңайлы.

– Төбәкләрдә йөргән вакытта яңа күренешләргә тап булмадыгызмы?

– Мөслим районында шәһәр­гә тартым бакча-парк культурасы кереп бара. Байтак кына авылларда ишегалдына килеп керүгә шул күзгә ташлана: өйдән чыгуга бакча башлана. Хәзер бит район үзәгендә генә түгел, авыл җир­лә­рендә дә мал асрыйк дип әллә ни тырышмыйлар. Шуңа күрә күп кенә кешенең ишегалды бакчасы белән кушылып киткән. Ишегал­ды-бакчада яңа төр корылмалар: җәйге аш-су ышыгы, беседкалар, талдан үрелгән вазалар, чәчәк­лек­­ләр… Мөслимдә ике катлы агач йортлар да аз түгел. Икенче катта бизәкле балконнар да күр­дек. Район үзәгендәге бер йорт­ның балконына авылны хәтер­ләтеп торучы капка бизәкләре төшерелгән иде.

Рәшит Минһаҗ

https://www.vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*