tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Закир Кадыйри. Тамырларга кире кайту” дигән китап галимнең Финляндиядәге эшчәнлегенә дә багышланган
“Закир Кадыйри. Тамырларга кире кайту” дигән китап галимнең Финляндиядәге эшчәнлегенә дә багышланган

“Закир Кадыйри. Тамырларга кире кайту” дигән китап галимнең Финляндиядәге эшчәнлегенә дә багышланган

Утырышның икенче өлешен Бөтендөнья татар конгрессы Бюросы әгъзасы, Казан шәһәре Думасы депутаты, 2  нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина дәвам итте. Камәрия ханым туган телебездә укыту системасы белән якыннан таныштырды. Татарстан һәм Финляндиядәге татар укучылары арасында яңа проектлар кирәклеге турында әйтеп узды.

Бюро әгъзасы Алик photo_00741Локманов милли мәдәниятебезнең үзенчәлеге, катнаш никахларның фаҗигасы турында да сөйләде.

Бюро әгъзасы, Ульяновск өлкәсе татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин якташлары Закир Кадыйриның тормышы һәм Финляндиядә 1936-1939 еллардагы эшчәнлеге турында сөйләп үтте. Шуны чагылдырган “Закир Кадыйри. Тамырларга кире кайту” дигән китап дөнья күргән. Андагы фотосурәтләрдән утырышта утырытучылар үзләрен һәм туганнарын да таптылар. Ул китапны Рамис Сафин Исламия җәмгыятенә бүләк итте.

Лондыннан килгән Рамил Миңнуллин Финляндиядә яшәүче татарлар белән яңа гына оешып килүче багланышлар турында сөйләп китте. Бүген Лонданда алар Нәүрүз бәйрәмен уздырачаклар икән. Бәйрәмне оештыру өчен Рамил кире Лонданга очты.

Утырышка килгән Финляндиядә яшәүче милләттәшләре Россия һәм якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче татарлар тормышы белән дә кызыксындырган сораулар бирделәр. БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров аларның сорауларына да җавап бирде. Татарстанда кабул ителгән милли концепция турында да тирәнтен әйтеп узды.

Разил Вәлиев Сабантуе, аның татар халкы яшәешендә тоткан мөһим урынын әйтеп үтте. Үзенең җырларыннан торган диск һәм шигырьләр китабын бүләк итте.

Варул Абдрахим да үз фикерләрен җиткерде. Аның хатыны Эльмира – Арча кызы. “Без балаларыбызны татар мөхитендә, ана телендә тәрбиялибез. Балалар бакчасына киткәч алар фин телен дә өйрәнделәр. Башка телне өйрәнү ул татар телен онытырга сәбәп түгел”, диде ул. Окан Дахер озак еллар Финляндиядәге Исламия җәмгыятен озак еллар җитәкләгән кеше. Ул үзенең фикерен “Бүген тарихи вакыйга. Беренче тапкыр Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы уза. Рәхмәт сезгә.

Безнең милләт булып Финляндиядә сакланып   калуыбызның  нәтиҗәсе  – ул гаиләләребез, әби – бабайларыбыз, әти-әниләребез. Без  аларга бурычлы”, дип башлады.  Казан белән Хельсинки арасында туры һава юллары ачылса иде, ике шәһәрнең югары уку йортлары арасысында студентлар алмашу кирәклеген ул ассызыклады. “Казан безнең кыйблабыз. Без сезгә карап яшибез”, диде Окан Дахер.

Исламия җәмгыятенең имамы Рамил хәзрәт Беляев ислам дине турында сөйләп китте. Ул диннең биредә татар теленең сакланып калуындагы ролен билгеләп үтте. Татар халкы яшәешенә кагылышлы төрле сораулар да яңгырады. Утырышта катнашучылар һәр сорауга җавап тапты.

Утырышка нәтиҗәне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Финляндиянең Исламия җәмгыяте рәисе Атик Али ясады

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*