enrutat
Баш бит / Заман башка, Туган тел бәйрәме дә…
Заман башка, Туган тел бәйрәме дә…

Заман башка, Туган тел бәйрәме дә…

Атна азагында, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген кем алыр, өмет­ләр акланырмы, дигән сораулар башкасына алмашынды. Ник дигән­дә, бәй­рәм­нең эчтәлеге үзгәрү мәгъ­­лүм булды. Гадәттә, Тукай туган көндә премия­гә кандидатлар игълан ите­лә, 30 августта, Республика бәйсезлек игълан иткән һәм Шәһәр көнендә бүләк тапшырыла иде. Бы­ел премия Тукай туган көн­нән бер көн алдан, Муса Җә­лил исе­мендәге Опера һәм балет театрында тапшырылды.

Чак-чак ярдәм

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, язучы, Тукай премиясе билгеләү комис­сиясе­нең жюри әгъзасы Ра­зил Вә­лиев, элек-электән җәмә­гать­челек Тукай бүлә­ген нәкъ ме­нә Туган тел бәй­рәме кө­нендә тапшыруларын сорап мөрә­җәгать итә иде, моны шушы фи­кергә колак салу дип аң­ларга ки­рәк, диде. Бәй­рәм тантанасында катнашкан Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча баш­каручы Рөс­тәм Миңне­ханов та бәй­рәм­нең яңа формада үткәрелүен ассызыклады.

Шулай итеп быел Г.Тукай премиясенә ТР Мәдә­ни­ят министрлыгы тарафыннан тәкъ­дим ителгән “Келәү: шигырь­ләр, повесть, хикәя”, “Сәяхәт­на­мә­ләр: ши­гырь­ләр”, “К солн­­цу лицом” китаплары өчен ша­гыйрә Клара Булатова, Россия Рәссамнар берле­генең ТР бүлеге тәкъ­дим ит­кән “Казан һәм Габдулла Тукай” графика сериясе өчен рәс­сам Ирина Колмогорцева лаек булды. “Алтын Урда” спек­такленең иҗат төрке­ме: Опера һәм балет театры директоры, проек­тның сән­гать җитәк­чесе Рәү­фәл Мө­хәм­мәт­җа­нов, балет­мейс­тер Георгий Ковтун, балерина Кристина Андреева, балет артисты Ми­хаил Тимаев та Тукай пре­миясе белән бүләкләнде.

Кандидатлар тирәсендә шау-шу купмады кебек, кү­рәсең, исемлектә әллә ни көчле иҗатчылар юк дип санаганнардыр. Бер төркем сәнгать белгече, Опера һәм балет теат­рының иҗат төр­кеме дөрес формалаштырылмаган дип исәпли. Сән­гать белгече Йолдыз Исән­бәт бу фикерен матбугат вәкилләренә дә җит­керде. “Ни өчен премиягә “Алтын Урда” спек­такленә музыка язган Резеда Әхи­ярова һәм либретто авторы Ренат Харис лаек булмады? Рәү­фәл Мөхәм­мәт­җанов – административ фигура бит ул. Аны бүләкләү премия ни­гез­лә­мә­сенә дә каршы килә. Әй­дәгез, алайса спектакль башланыр алдыннан сәхнә­не яхшы юган өчен идән юучыга да премия бирик”, – диде ул. Йолдыз ханым Ренат Харис­ның да, Резеда Әхия­рованың да күптән Тукай премиясе лауреатлары икә­нен белә. Ул әлеге дә баягы җитәк­челек­нең кул ас­тын­дагыларны кайгырт­мыйча, бү­ләк­кә үре­лүенә борчыла. Фәүзия Бәйрәмо­ваның, җи­тәкче пре­­миягә үзен тәкъ­дим ит­мәскә тиеш, дигән фикере яклау тапса, мондый вәсвә­сәгә урын калмас иде.

Лауреатлар исеменнән чыгыш ясаган Рәүфәл Мө­хәммәтҗановның чыгышы да күпләрне елмаерга мәҗ­бүр итте. Яхшы гамәлләр өчен чак-чак кына ярдәм кирәк, диде ул. Ә бит Опера һәм балет театрының иң зур грантлар алуы беркемгә дә сер түгел. Хәер, бәйрәм сәх­нәсеннән күрсәтелгән “Шүрә­ле”, “Алтын Урда” спек­такль­лә­рен­нән өзек­ләр театрның дөнья аренасында татар мил­ләтен югары дәрәҗәдә күрсәтүенә инандырды. Җи­тәкчелеккә исә, үзе әйт­меш­ли, чак-чак кына тыйнаклык җитмәде.

Татар теленә ярдәм кирәк

Бәйрәм кичәсен ачып җибәргән Рөстәм Миңне­ханов, мәдәният һәм сән­гать әһелләрен тәбриклә­гән­нән соң, татар телен саклау өчен бүген ифрат зур көч куярга кирәк, диде:

– Татар телен һәм гореф-гадәтләребезне саклауга зур өлеш кертүегезгә рәх­мәт сезгә. Масштаблы гло­бальләшү чорында бик бу тә мөһим. Республикада татар телен үстерүгә юнәл­телгән төрле программалар кабул ителде. Әле күп­тән түгел генә татар теле һәм әдә­бияты буенча III Халыкара олимпиада үтте. Татар телен өйрәнү буенча интер­нет-програм­ма­лар эш­лән­де. Мәк­тәпләр­дә, балалар бакчаларында телне саклау буенча яңа алымнар кабул ителде. Болар – зур хезмәт таләп итә торган эш­ләр. Мин һәммәбез дә әлеге юнә­лешкә ярдәмен һәм кө­чен кызганмас дип ышанам.

Бу фикерне татар яшь­ләре дәррәү күтәреп алды. Алар “Мин татарча сөйлә­шәм” акциясен уздырып, сүз­лекләр таратты, татарча сөй­ләшергә, татар телен өйрә­нергә чакырды. Әлбәт­тә, туган телне саклауга иң зур өлешне әдипләр кертә. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Ай­мәт, телне саклау – төрки халыкларның уртак проблемасы дип саный. Менә шуңа да Язучылар берлеге халыкара фестиваль оештырган булса кирәк. Аның әйтүенчә, Совет чорында аралашып яшәгән, аннан соң элем­тәләр өзелгән кар­дәшләр белән иҗади аралашуны җайга салу ул һәр як өчен дә отышлы. “Фестивальне Туган тел бәй­рәме көннәренә туры китерү оч­раклы түгел. Тукай  ул – барча төрки халык өчен олуг әдип. Без фикер алышу, иҗат остаха­нәләре оештыру бе­лән бер­рәттән, кунакларны Тукай эзләре буенча сә­яхәткә алып чыгуны да оештырдык. Чарага ун төр­ки дәүләттән кунаклар килде. Алар ике секциягә бү­ленеп эшләде. Казахстан Язучылар берлеге урынбасары Җай­лыбай Галым, Ка­барда-Бал­кар шагыйре Аб­дуллаһ Бе­гиевнең татар яшьләренең әсәрлә­ренә бәя­­се кызыклы булды. Алар, заманча татар әдә­биятын шәрык, Европа алым­нары­ның коллажы дип кабул иттек, көчле, кабатланмас буын үсеп килә икән, диделәр. Татарстан язучылары да төрки кар­дәшләр иҗатын югары бәяләде, һәр тараф киңәш­ләрен җит­керде, ким­челек­ләрне күр­сәтте”, – диде Рәмис Ай­мәт. Болар­ның ур­так җимеше итеп Язучылар берлеге китап чы­гарырга ниятли. Анда төрки язучылар әсәрләре татар теленә тәр­җемә итеп бас­ты­ры­ла­чак.

Мәйданда нинди гамь бар?

26 апрельдә Туган тел бәйрәме Тукай һәйкәленә чәчәк кую белән башланып китте. Ел саен Тукай һәйкәле каршында үткәрелә торган бәйрәмдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, туган тел бәйрәме тынычлык, дуслык, татулык бәй­рәменә әверелсен иде, диде. Ул, туган тел – иң зур хә­зи­нә, матди булмаган мәдә­ни мирас, дип белдерде һәм туган тел генә халыкның милли мәдә­ниятен белдерә, үстерә һәм саклый дигән фикерләрен җиткерде.

Бәйрәмдә Татарстанга эшлекле сәфәр белән кил­гән Дагстан республикасы президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамазан Абдулатыйпов та катнашты. Ул, мәйданга Тукай туган көнен хаклап шулка­дәр халык чыккан икән, димәк, бу халыкның килә­чәге бар, дип белдерде. Рамазан Абдулатыйпов Тукай китабын кулына алгач, ки­чергән хис-той­гылары бе­лән дә бүлеште. “Мин бу шигырьләрне, мил­ләт турындагы фикер­ләрне туксан яшьлек аксакал язган дип торам. Тукай исә 27 яшендә бакыйлыкка күчкән икән. Шул кыска гына го­мерендә ул киләчәкне фаразлаган, киңәшләр әй­теп калдырган”, – дип сокланды ул. Аның сүзләрен 4 яшьлек Булат Хөснетдинов чыгышы куәтләде кебек. Сабый “Туган тел”, “Гали белән кәҗә” шигырьләрен сөйләп, күп­ләр­нең күзен яшьлән­дерде.

Мәйданга күпчелек иҗат әһелләре чыккан. Баш­корт­стан, Казахстан язучылары, төркем-төркем җы­елып, сүз, әдәбият кадере турында фикер алыша. Эстәрле­баш­тан Хисаметдин Исмә­гый­лев, Татарстанда мәдә­ни­ятне үс­те­рү­гә ­зур көч салына икән, дип нәтиҗә ясап куя. Көн кояшлы башланса да, вакыт-вакыт кар да си­бәләп алды, кояш та ялындырып кына чыкты. Кар түгел, таш яуса да, туган телен яратучы халыкка бу бернинди каршылык та тудыра алмый. Шу­ның белән көчле дә без. Амин, килә­чәктә дә шулай булсын.

Гөлинә Гыймадова

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 61, 28.04.2015/)

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*