enrutat
Баш бит / Заман чиренең табибы (шагыйрь Булат Ибраһим белән әңгәмә)
Заман чиренең табибы (шагыйрь Булат Ибраһим белән әңгәмә)

Заман чиренең табибы (шагыйрь Булат Ибраһим белән әңгәмә)

Тарихның кайсы битен ачып карасаң да – поэзия татар әдәбиятының олы хәзинәсе, аның мәңгелек мирасы булып торган. Дөрестән дә, шигырь – ул заман күрсәткече, ә шагыйрь исә аны теркәп, киләчәккә тапшыручы. Шуңа абруе да зур. Булат Ибраһим яңа сулыш белән татар әдәбиятына яшьнәп килеп керә, укучының мәхәббәтен яулап ала. Җәмгыятьне төрле төсләрдә чагылдырган гади Лаеш егетенең шигырьләре халыкның күңеленә үтә. Моның сәбәбе нидә? Гомумән, Булат Ибраһим шагыйрь буларак кем икән ул?

— Балачагыгызда иҗатка бәйләнгән вакыйгалар булдымы? Кулыгызга каләм алуга нәрсә этәрде?
— Кечкенә чакта шагыйрь булырмын дип уйламаган да идем. Шулай бервакыт кышкы көн белән сокланып дип әйтимме, үзеннән үзе “Кыш җитте” дигән шигырь язылды. “Менә кыш та килеп җитте / Ап-ак карлар явып үтте / Буран карлары белән / Кыш бабай килеп җитте” (көлә). Кайбер кеше бит үзе язганны яшерә, ә минем, киресенчә, барысына да күрсәтеп ләззәт аласы килде. Бәлки шуңадыр шигыремне “Кама ягы” район газетасына җибәрергә булдым. Әни конвертны матур итеп тиешенчә тутырды, ә миңа исә иң җаваплы эш – хат язу гына калды. Әлбәттә, язу процессында хаталар китә инде. Беренче шигыремне хаталы итеп җибәреп булмый дип, яңадан тотына идем. Шулай сигез тапкыр күчереп яздым. Ниһаять, хат җибәрелде, шигыремне газетага бастырып чыгардылар. Аннары әкренләп-әкренләп күңелдә шигырь уты яна башлады, үсә төшкәч, әдәбиятка тартылу көчәйде, аның мәйданы гаҗәеп киң булуы ачыкланды, үземнән дә берникадәр өлеш кертү теләге артты дип әйтимме…

— Кайсы шагыйрьнең иҗаты сезгә илһам бирә?
— Башлангыч сыйныфларда гел Тукай китапларын укыганга күрәдерме, әле дә күз алдымда әни алып кайткан “Шүрәле” китабы. Аннары гына, үсә төшкәч идеаллар үзгәрә, җаныңа, рухыңа туры килгән авторларны да эзли башлыйсың. Мин тыныч холыклы кеше, әмма үземә эталон, маяк итеп Һади Такташ шигъриятен сайладым. Югары сыйныфта, студент булган чорда Мөддәрис Әгъләмов, Зөлфәт кебек яңа авторларны ача башладым.

— Бүгенге көндә яшьләрдән кемнең иҗатын укыйсыз?
— Рүзәл Мөхәммәтшин, Рифат Сәлах иҗатларын күзәтү кызык. Безне яңа дулкын шагыйрьләре дип атадылар, ләкин, кызганыч, саный башласаң, унбишләп җыелабыз микән? Яшьләр поэзиядә, миңа калса, күп түгел.

— Шигырьләрегез патриотизм белән сугарылган. Бу олы хис ничек саклана сездә?
— Минемчә, ул йөрәккә салынган. Шигырь туганда да ничектер күңел ярсый, нәрсәгәдер ачуың килә, барысын да үзгәртәсе иде дисең, җимерәсе-төзисе. Алар барысыда сүзләр белән агылып чыга. Иҗат процессында патриотизмны агитациялим дип уйламыйсың, әлбәттә. Ихлас, дөрес булган уйлар үзеннән үзе түгелә.

— Ә шагыйрьнең җәмгыятьтәге урыны нинди булырга тиеш соң?
— Шагыйрьнең вазифасы, миңа калса, үз заманы чирләренең табибы булуда. Кызганыч, хәзер язучыларның, шагыйрьләрнең дәрәҗәләре бераз төште кебек. Мисал өчен, элек шигьрият кичәләренә эләгер өчен халык хәтта тәрәзәләрне ватып кергән, шагыйрьләр стадионнар җыйган, ә хәзер вәзгыять үзгәрде: кичәләргә барырга бик ашыкмыйлар, тәрәзә ватучы да юк (көлә). Шагыйрь, иң беренче чиратта, үз фикерен укучыга җиткерергә тиеш, чөнки Аллаһ Тәгалә аңа шундый бурыч куйган. Ул һәрвакыт халык ягында, гавам теле белән сөйләшә.

— Булат, сез үзегезне ирекле шагыйрь дип атыйсыз. Кайчагында курку хисе эзәрлеклиме?
— Юк, андый хисләр борчымый мине. Тарихка күз салсак, элек шагыйрьләр хакимият өчен куркыныч тудырганнардыр, чөнки алар артыннан халык ияргән. Хәзер инде бөтенләй башка. Минем шагыйрь сүзенең дәрәҗәсе бөтенләй үк бетте дип әйтәсем килми, ләкин аның тәэсир көче бик нык кимеде.

— Укучыга әйтәсе килгән төп фикерегезне бер сүзтезмә белән җиткерә алырсызмы?
— Битараф булмыйк!

— Шигырьләрегезне романтизм, реализм стилендә язасыз. Сезне сюрреализм ягына ни борды соң?
— Шигырьләрне агымнарга бүлеп торасым килми. Аны кайсы якка борып анализлыйсың, шул якка кертеп җибәреп була. Иң мөһиме – шагыйрь нинди теманы күтәрә. Һәр актуаль тема, һәр актуаль вазгыять яки сәбәп шигырь тудыра.

— Иҗат процессына алдан әзерләнү мөһимме?
— Баштарак, ничектер, бик җиңел генә бара иде. “Утырдым да, шигырь яздым” дип уйлый идем. Ләкин асылда язганыңны укып карыйсың да, бернәрсәгә дә яраклы әйбер түгел икәненә инанып, бөгәрләп атасың. Аннары үзең генә булганда, ешрак, төннәрен сәер халәт биләп ала, иҗат итәсе килә, илһам атналар буе ташламый. Хәзер инде, дөресен әйткәндә, күпләп шигырь язганым да юк. Эш белән мәшгульлек тә арага керә. Кайвакытта шигырьдә кабатланулар сизелә, “Бу бит инде булды!” дип уйлап куясың, хәтта.

— Илһамны кайдан аласыз? Аны эзләргә кирәкме, әллә инде ул үзе эзләп киләме?
— Миңа калса, ул кызыклы идея табу һәм башкача фикер йөртү мәле. Мисал өчен, урамга чыкканда тиктомалдан башка кирәкмәгән уйлар килә башлый һәм шулар сине каядыр тирәнрәк алып керә. Кыскасы, абстракт уйлар туа. Алар бутала-бутала кызыклы фикергә уралып, бер ноктага килеп төртелә.

— Эш сезнең өчен иҗаттан ял итүме ул?
— Иҗаттан ял итү түгел бу. “Утыздан соң мине шагыйрь димәгез” дип юкка әйтмәгәннәрдер. Чыннан да, шагыйрьлек, беренче чиратта, ул яшьлек. Аңа оптимизм, ялкынлы сүзләр, көчле рух хас. Безгә билгеле шагыйрьләрне генә карасак, аларның да бит егерме-утыз яшендәге шигырьләре җанлырак, тәэсире зурырак, йөрәкне җилкендерә. Ә олыгайгач, дәрт сүрелгәч иҗат проза, драма ягына юнәлә дип уйлыйм. Шуңа күрә үземне проза яки драмада сынау теләге шактый зур.

— Димәк, сезнең башлангыч шигырьләрегез хәзергеләрдән күпкә көчлерәк һәм кызыграк?
— Миңа калса, алар фикер, идеясе ягыннан көчлерәк, ләкин инде эшләнеше буенча бәлки түбәнрәктер дә. Каядыр рифмасы аксаган, иҗекләре артык булып киткән, темпы үзгәргән. Минем бит “Балык теле” дип аталган беренче китабымда да андый кимчелекләр күренгәли. Ә инде соңрак, калыбын белгәч, серләренә төшенгәч, хаталар саны юкка чыкты дип әйтмим, әмма минималь дәрәҗәгә төште.

— Премияләр лауреаты, төрле бүләкләргә ия булу – алга куелган максатмы, әллә инде очраклы килеп чыккан бәхетме?
— Бернинди максат та куйганым юк, ләкин быел беренче тапкыр Муса Җәлил премиясен алуга омтылыш ясап, кандидатурамны тәкъдим итеп карадым. Чыннап та, монда эш хәтта акчада да түгел. Иманым камил, бу – исем өчен иде, дөресен әйткәндә, минем дә утыз яшь тулганчы әлеге премия лауреаты буласым килде. Әйтер сүзем, шигърияттә үз юлым бар дип саныйм… Ләкин яшьләргә дигән премия күпчелек очракларда олы абзыйларыбызга китеп бара, быелгысы да искәрмә түгел.

— Тагы бер тапкыр кандидатурыгызны бирергә уйлыйсызмы?
— Нигезләмәгә туры килсә – бәлки…

— Булат, гаиләгез иҗатыгызга ничек карый?
— Август аенда гаилә корып җибәрдек. Әлбәттә, хатыным уңай карый, чөнки икебезнең дә әдәбиятка, мәдәният-сәнгатькә карата фикерләребез тәңгәл килә. Язган шигырьләремне дә иң беренче аңа укытам. Мактый (көлә).

— Яшь шагыйрьләргә нинди киңәш бирер идегез?
— Нәрсә телисез – шуны языгыз дияр идем. Һәркем үз стиле, үз фикере белән язсын, иҗатны аерым кысаларга ябып куймасыннар. Иң мөһиме – шигырьләрен яхшы, сәнгатьле итеп укырга, тәкъдим итәргә өйрәнсеннәр, чөнки әсәрнең рухы, җаны автор үзе укыса гына сизелә. Ни кызганыч, күпчелек шагыйрьләр иҗатларын халыкка җиткерә белми…

Әңгәмәдәш Айзилә Сабирова

kazanutlary.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*