tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Заманча сәнгать буенча ХIII халыкара “Халык уеннары” арт-симпозиумы
Заманча сәнгать буенча ХIII халыкара “Халык уеннары” арт-симпозиумы

Заманча сәнгать буенча ХIII халыкара “Халык уеннары” арт-симпозиумы

9-18 июль көннәрендә Алабуга дәүләт  музей-тыюлыгы  заманча сәнгать буенча  ХIII “Халык уеннары”  арт-симпозиумы үткәрәчәк. Рәссамнарның чираттагы иҗади очрашуы Россия һәм  Татарстан мәдәният министрлыклары, Россия һәм Татарстан Рәссамнары Берлекләре ярдәме белән мөмкин булды.

Күп кенә илләрдә милли мирасның профессиональ сәнгатьтәге ролен аңлау актуальләшә. Әлеге тенденция Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы эшчәнлегендә саклана. Быел чарада 12 илдән 45 рәссам катнаша: Эфиопия, Болгария, Венгрия, Молдова, Португалия, Төркия, Таҗикстан, Төркмәнстан, Казахстан, Кытай, Россия һәм Белорусиядән. Күпмилләтле Россия сәнгатен  Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Хакасия, Кырым, Калмыкия, Алтай, Бурятия, Якутия, Төньяк Осетия-Алания республикаларыннан рәссамнар тәкъдим итәчәк.

Рәссамнар эшләреннән тупланган күргәзмә 17 июльдә ачылачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*