tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәки Алибаев: Ике көн дәвамында Татарстан мәдәнияте, әдәбиятының бөеклеген белербез
Зәки Алибаев: Ике көн дәвамында Татарстан мәдәнияте, әдәбиятының бөеклеген белербез

Зәки Алибаев: Ике көн дәвамында Татарстан мәдәнияте, әдәбиятының бөеклеген белербез

Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Алибаев Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәрен үткәрүнең әһәмиятен билгеләп узды. “Ике көн буена аралашып калу гына түгел, Татарстан мәдәниятен, әдәбиятын тиешле дәрәҗәдә белеп калырбыз”, – диде ул Уфаның 84нче татар гимназиясендә Татарстан язучылары белән узган очрашуда.

“Ике республиканы бүлеп торган елга, шуның аша күпер салынган. Мин бу очрашуны ике тугандаш халыкның мәдәнияте, әдәбияты аша салынган күпер дип күз алдына китерәм. Ә күпер һәрвакыт алга, өметкә алып бара”, – диде Зәки Алибаев.

Ул иң шатлыклы күренешләрнең берсе итеп, Уфада бөек шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл ачылуны атады.

“Уфа каласында иң матур театрларның берсе – “Нур” татар театры. Аның алды буш торган кебек иде. Иртәгә Тукайга һәйкәл ачылгач, Уфа тагын да матураер, ике халык арасында булган дуслыкны ныгытыр. Тугандаш халыклар һәрвакыт бер-берсенең телен аңлаган кебек, күңелен дә, йөрәген дә аңлар дип уйлыйм”, – ди Зәки Алибаев.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*