tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәки Зәйнуллинга 85 тулды
Зәки Зәйнуллинга 85 тулды

Зәки Зәйнуллинга 85 тулды

Кичә Башкортстанның Стәрлебаш районында танылган татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Зәки Зәйнуллинның 85 еллык юбилее булып узды. Юбилярның кичәсе Стәрлебашның Мәдәният йортында үткәрелде. Зәки Лотфулла улы Зәйнуллин Һади Атласи, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Авторның бүгенге көндә 21 китабы басылып чыккан, әлеге исемлектә әдәбият сөючеләр өчен таныш булган: “Үрләр аша”, “Ачлык мәйданы”, “Һаваларда ялгыз торна”, “Эстәрлебаш мәдрәсәсе”, “Арбалы хатыннар” кебек китаплары бар.

Юбилей уңаеннан Зәки Зәйнуллинның яңа гына табадан төшкән “Тормыш хикәяләре” китабы да тәкъдим ителеп укучыларга бүләк итеп таратылды. Язучыны Стәрлебаш районының администрациясе башлыгы Фәннүр Туктаров, Акмулла исемендәге мәгърифәт-мәдәният фонды җитәкчесе Ягъфәр Хисматуллин, Казан шәһәреннән Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре Булат Ибраһимов, шагыйрә Рифә Рахман, журналист Александр Долгов котладылар.

Шулай ук әтиләрен тәбрикләргә юбилярның малае, Латвия Президентының милли мәсьәләләр буенча киңәшчесе – Зөфәр Зәйнуллин һәм кызы Зөлфия дә кайтканнар иде.

Тамашачыларга Стәрлебаш халык театры тарафыннан Зәки Зәйнуллинның “Арбалы хатыннар” әсәреннән өзек күрсәтелде, шулай ук җирле җырчылар тарафыннан җырлар башкарылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*