tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Зәкят» фонды Казанда мохтаҗлар өчен хәйрия ашлары оештыруны дәвам итә
«Зәкят» фонды Казанда мохтаҗлар өчен хәйрия ашлары оештыруны дәвам итә

«Зәкят» фонды Казанда мохтаҗлар өчен хәйрия ашлары оештыруны дәвам итә

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды мохтаҗлар өчен даими хәйрия ашлары уздыруны дәвам итә. Бушлай кайнар ризык порцияләре атнага 3 тапкыр – һәр сишәмбе 10.00-дә Ветераннар йортында (Имәнлек ур., 35), чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 10.00-дә Казанның Борһан Шаһиди скверында (Борһан Шаһиди урамы, 17) таратыла. Мохтаҗларга салат, беренче һәм икенче аш, ипи, чәй яки компот тәкъдим ителә. Бүген чираттагы шундый акция узды.

Хәйрия ашларында катнашучылар – йортсыз-җирсез калганнар, ятимнәр, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чиклеләр, ялгыз яшәүче өлкәннәр һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләр. «Зәкят» хәйрия фонды шулай ук волонтерларны әлеге акцияне оештыруда ярдәм итәргә чакыра. Теләге булган һәркем бу изге эштә катнаша ала. Моның өчен 225-33-22 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: 2018 елда нәзарәтнең «Зәкят» фонды тарафыннан фәкыйрьләр өчен ел әйләнәсе оештырылган хәйрия ашларында кайнар ризыкларның барлыгы 7988 порциясе таратылды.

Акция «Игелекле Казан» проекты кысаларында уздырыла.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*