tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Зәкят» фонды мохтаҗлардан корбан итенә 200-дән артык гариза кабул иткән. Ярдәм итәргә өлгерегез!
«Зәкят» фонды мохтаҗлардан корбан итенә 200-дән артык гариза кабул иткән. Ярдәм итәргә өлгерегез!

«Зәкят» фонды мохтаҗлардан корбан итенә 200-дән артык гариза кабул иткән. Ярдәм итәргә өлгерегез!

Корбан бәйрәме алдыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкәт» хәйрия фонды корбан чалуга һәм мохтаҗларга азык-төлек ярдәме күрсәтүгә гаризалар кабул итүне дәвам итә. «Мохтаҗларны ашат» акциясе кысаларында теләгән һәркем «Зәкят» фондында сарык сатып алып, аның итен аз керемлеләргә тапшыра ала. Шунысы игътибарга лаек: фонд барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне тулысы белән үз өстенә ала: сатып алудан алып мохтаҗларга илтеп бирүгә кадәр. Моннан тыш, биредә квалификацияле белгечләр белән корбан чалу гыйбадәте буенча киңәшләшергә мөмкин. Фондның хезмәтләре – бушлай. Бер бәрәннең бәясе – 8000 сум. Шул ук вакытта фондка корбан итен алу өчен 200 дән артык гариза килгән, алар арасында – аз керемлеләр, инвалидлар, авыр хәлгә юлыккан кешеләр, ятимнәр.

Искәртеп узыйк: Зөлхиҗҗә аеның беренче ункөнлегендә мөселманнар мөмкин кадәр күбрәк изге гамәлләр башкара: нәфел намазлары укый, ураза тота, зикер кыла, сәдака өләшә.

Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Сезнең һәрберегез “Зәкят” фондында сарык сатып алып, аның итен хәйрия фондына мөрәҗәгать иткән мохтаҗ кешеләргә өләшә аласыз. Билгеле сәхабәләрнең берсе Габдуллаһ ибне Гомәр (Аллаһ аңардан разый булса иде) болай дигән: “Мин Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмдә булган идем, без изге гамәлләр турында сөйләштек. Һәм ул болай диде: “Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә кылынган изге гамәлләрдән дә яхшыраклары юк”.
Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!
Гаризаларны 8 августка кадәр тапшырырга ашыгыгыз! Сарыкларның саны чикле.
Белешмә өчен телефон: +7 (843) 225-33-22.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*