tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зеленоградта “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип аталган зур татар концерты була
Зеленоградта “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип аталган зур татар концерты була

Зеленоградта “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип аталган зур татар концерты була

30 ноябрь көнне Мәскәү өлкәсендәге Зеленоградта “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип аталган зур татар концерты була.

Анда Наилә Фатехова, Ренат Ибраһимов, Филүс Каһиров элеккеге һәм заманча җырлар белән сөендерергә җыена. Роза Хәбибуллина Н.Фатехова, Р.Ибраһимов белән дуэт тәкъдим итә. Россия мөселманнарының музыкаль иҗатын пропагандалаучы “Медина” ансамбле, баянчы Илдар Салихов, “Илдан” халык бию ансамбле татар һәм башкорт биюләре белән чыга. Шушы концертта катнашу өчен Зеленоградка Надежда Бабкина махсус килеп, берничә татар җыры башкарачак, дип вәгъдәли оештыручылар исеменнән элемтәгә кергән “Рух” продюсерлык үзәге, дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*