tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәлия – “Ел тәрбиячесе-2019” җиңүчесе
Зәлия – “Ел тәрбиячесе-2019” җиңүчесе

Зәлия – “Ел тәрбиячесе-2019” җиңүчесе

“Конкурсның 5 көнендә барлык катнашучылар да инновацион педагогиканы тәкъдим иттеләр, төрле биремнәр үтәделәр. Конспекттан белем бирү ситуациясен проектлауга кадәр җиттеләр, балалар инициативасын һәм мәнфәгатьләрен сакларга өйрәнделәр. Конкурс Төмән өлкәсендә мәктәпкәчә белем бирү профессионаллар кулында икәнлеген күрсәтте!” – диде 13 апрель көнне Төмән филармониясендә үткән “Ел педагогы–2019” өлкә конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы барышында жюри рәисе, ТОГИРРО мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты Виктория Белькевич. Һәм дәрәҗәле жюри билгеләгән иң яхшы тәрбиячене – Төмән районының Каскара поселогындагы “Алтын әтәч” балалар бакчасы хезмәткәре Зәлия Шәяхмәтованы “Ел тәрбиячесе-2019” номинациясендә 1 урын алуы белән котлады.

Иҗади эшләүче педагогларны барлау һәм бүләкләү максатыннан, иң яхшы педагогларның педагогик тәҗрибәсен тарату, төбәк мәгарифе һәм педагогларның статусын күтәрүдә җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатыннан оештырылучы “Ел педагогы” конкурсы 5 көн барды. Анда өлкәнең төрле төбәкләреннән 19 тәрбияче катнашты. Шуларның 5се икенче турга үтте.

Соңыннан Зәлия белән элемтәгә кереп, яшь, батыр, тырыш кызның бу дәрәҗәле исемгә ирешүе барышы белән кызыксындык. Аның Төмән дәүләт университетының психология һәм педагогика институтында магистратурада сессия вакыты иде. Очрашырга мөмкинлек булмау сәбәпле, З.Шәяхмәтова белән танышырга шәхси сайтларындагы мәгълүматлар ярдәм иттеләр. Шулай итеп, без бу иҗади сәләтле кызның Ханты-Манси автоном округының Кондинск районы, Мортка поселогында туып-үсүен белдек. Урта белем алып, Свердловск өлкәсенең Красноуфимск педколледжына укырга керә. Анда педагогика нигезләре һәм башлангыч белем бирү методикасын өйрәнә. Практика вакытында балалар белән эшләү серләренә дә төшенә башлый. Тик бу һөнәргә тормыш юлын багышлармын дип ышанып бетә алмый. Һәм киләчәген менеджмент белән бәйләргә планлаштыра. Ә язмыш үзенекен итә шул. Аның сукмаклары Зәлияне Каскарага алып килә, анда балалар бакчасына эшкә урнаша. Һәм бу эшне чын-чынлап яратып, тагын да күбрәк белем туплар өчен югары белем алырга уйлый.

– Уку белән бергә шулкадәр әзерлек таләп иткән ярышларда катнашырга көч каян таптыгыз?

– Әйе, конкурслар буласы атна сессия белән бергә туры килде. Тик барысы да алай ук куркыныч булып чыкмады! Алар, хәлнең җитдилеген аңлап, ярдәм кулын суздылар һәм имтиханнарны шәхси тәртиптә тапшырырга мөмкинлек бирделәр. Шуңа барысы да яхшы!

– Конкурс турында тулырак сөйләп китегез әле.

– Конкурс атнасы төрле чараларга бай булды! Дүшәмбе көнне мин өлкәннәр аудиториясе белән мастер-класс үткәрдем һәм кич белән бездә жирәбә булды. Без икенче көнне белем бирү эшчәнлеге һәм дәрес тематикасын күрсәтәсе балаларның яшен белдек. Мин балалар белән ачык белем бирү эшчәнлеген күрсәттем. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе минем өчен үзенә күрә тукталыш иде. Пәнҗешәмбе көнне кич, барлык катнашучылар балалар белән мастер-класслар һәм дәресләр күрсәткәннән соң, суперфиналга чыгучы 5 тәрбияче игълан ителде. Алар арасында мин дә бар идем. Һәм 12 апрель көнне тагын 2 конкурс сынавы булды. Без жюрига «Минем уңышлы проектым» презентациясен тәкъдим иттек, ә төштән соң ток-шоуда фикер алыштык. Безгә сораулар бирделәр, ә без үз фикеребезне әйттек.

– Нәрсә бирде сезгә бу сынаулар?

– Конкурс Төмән өлкәсенең төрле почмакларыннан килгән искиткеч тәрбиячеләр белән танышу, тәҗрибә уртаклашу, кызыклы идеяләрне белү һәм кызыклы кешеләр белән аралашу мөмкинлеге бирде.

“Минем әйләнә-тирәмдәге чынбарлык ачык, матур, тылсымлы, искиткеч, әкияти һәм ул, чыннан да, шундый! Чөнки мин үземә ошаган һөнәр сайладым. Авырлыклар баланың елмаюын күрү белән онытыла, күңелсез хәл юкка чыга. Тик моның өчен тырышырга гына кирәк, – дип яза үзенең педагогик эшчәнлеге турындагы эссесендә Зәлия. – Бер ел шушы искиткеч урында эшләгәч, мин “тәрбияче”нең һөнәр генә түгел, чыннан да “сәләт” икәнлеген аңладым! Биредә очраклы кешеләр булмый, алар бу халәттә яши алмый. Даими дулкынлану, борчылу, бер үк вакытта шатлык, соклану хисләре белән сугарылган хәлдә мобиль, актив, креатив, аралашучан, даими иҗади эзләнүдә булырга кирәк әле”. Ә ул эзләнүдән туктамый, болар турында күп санлы сертификатлары сөйли. Уңышлы эшләре Рәхмәт хатлары, дипломнар белән бүләкләнә.

Үзе белән таныштырганда: “Мәгариф өлкәсендәге һөнәри эшчәнлектән тыш, эштән буш вакытта фотограф һөнәрен үзләштерәм. Мине һәрвакыт тормыш, тынычлык, үткән, бүгенге көн турында белемнәр кызыксындыра. Төрле жанрларда китаплар укырга яратам. Детективтан рус классикасына кадәр. Фильмнарны карау, репортаж фотографияләрен, кешеләрнең портретларын төшерү ошый. Балаларны фотога төшерергә яратам! – дип тә өсти Зәлия Шәяхмәтова. – Кешегә нинди генә авырлыклар килсә дә, ул түзә ала. Без ничек җиңә алабыз, нәкъ менә шуның кадәр авырлыкка да очрыйбыз. Шуңа да карамастан, яхшыга ышанырга кирәк. Безнең иң яхшы юлдашыбыз – уңышка ышаныч!”

6 ел эш стажы булган Зәлия “Сабырлык – җиңүгә ачкыч!” девизы белән яши. Тәвәккәл, үз көченә, белеменә ышанган, эшен чиксез яраткан тәрбияче “Логик фикерләүне үстерү”, “Эмоциональ-шәхси үсеш”, “Конструкцияләү”, “Психогимнастика” белән кызыксына, трансформацияләнә торган уен конструкторы белем бирү эшчәнлеге буенча тәҗрибә туплый. 2016 елда беренче квалификация категориясен ала. Әле Зәлия Шәяхмәтованы бөтенроссия “Ел тәрбиячесе-2019” конкурсында көтәләр, анда да сынатмас дип ышанабыз.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*